Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барысына да өлгерә

Әле күпләр белмидер – Алабуга районы почта хезмәтенең Илмәт бүлекчәсендә халыкка газета-журналлар, хат тарату, пенсия өләшү һәм төрле коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне алуда менә биш елдан бирле авылның уңган-булган кыз-хатыны Раушания Габделбәр кызы Әминова хезмәт күрсәтә.

Чыгышы бәелән Мортныкы булган Раушания почта хезмәтендә 2006 елдан башлап, әле кечкенә Ядегәр һәм Көек авылы кешеләренә штат буенча аерым почтальон каралган вакыттан бирле, ягъни 3 авылга бер генә хезмәткәр калдырылгач, йөкләмә шактый артса да, авылыбыз килене, “эх” тә димичә, көнендә генә түгел, сәгатендә лигәндәй, тиешле мәгълүмәти чараларны вә акча һәм башкаларны адресатына китереп җиткерә. Боларга өстәп, бер өч-дүрт еллар элгәре, ул әле Илмәт авыл кибетендә сатучылык эшен дә алып бара иде. Һәм бу хезмәтендә дә аны җитәкчеләре бик яраттылар, ошбу эш урыныннан китү зарурлыгы көн кадагына килеп баскач (әллә ничә вазифаны берьюлы берничек тә башкарып булмый, әле өйдә 3 савым сыер һәм берничә баш үгез вә башак тананы да тәрбия кыласы бар – ирле-хатынлы Раушания һәм Фәнгас Әминовлар ишле мал асрыйлар), тырыш хатынны һич җибәрәселәре килмәде. Шулай булмыйча ни: Раушания Әминова үзенең сатып алучыларга карата ихлас ачыклыгы вә мөлаемлыгы, төгәллеге һәм кешеләрне беркайчан, бер тиенгә дә алдамавы белән аерылып торды. Андыйлар хәзерге заманда бик сирәк. Почта хезмәтендә дә ике бала анасы, оныгының дәү әнисе – Раушания Габделбәр кызы – нәкъ шундый ук булып кала белде. Аны халык бик ярата һәм үз итә. Форсаттан файдаланып, Илмәт, Ядегәр һәм Көектә яшәүчеләр исеменнән өлгер, уңган һәм тырыш киленебезгә озын гомер, шатлык-куанычлар вә бәхет телибез. Киләчәктә дә шулай дәвам ит, сеңелкәш.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев