Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баш ию урыны

Җиңү бәйрәме алдыннан районның авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар узды. Көрәш кырларында Җиңү яулаган авылдашлар хөрмәтенә ике авылда һәйкәл ачылды.

Бехтеревода бу вакыйганы күптән көткәннәр иде. Үзара салым программасы ярдәмендә хыяллары тормышка ашты. Үткән елның мартындагы референдумда обелискны үзгәртеп кору турында карар кылганнан соң, 63,5 мең сум акча җыелган. Программа нигезендә республика бюджетыннан авыл хезмәтчәннәренең һәр сумына 4 тапкыр күбрәк өстәлеп, барлыгы 254 мең сум акча кергән.

Тантана алдыннан авыл урамнары буйлап бехтеревлыларның "Үлемсез полк" маршы үтте. Анна Говоркова яшьләрен тыя алмады, ул әтисе Николай Уфимцевның портретын күтәргән. Николай Василий улы сугышының беренче көннәреннән үк көрәшкән, Берлинга барып җиткән. Сугыш уртасында, яраланудан соң, туган якка кайтып, ял алып киткән. Тугыз айдан соң кызы Аня туган. Ул әтисен көтеп алган. Николай Василий улы 1978 елда вафат булган.

- Ул сугыш турында сөйләми иде, искә төшерәсе килмәде, - ди Анна Николай кызы.

Карина Роотермаль шулай ук үзенең дәү бабалары - Макей Сөләйманов һәм Иван Лаишевкин белән горурлана: икесе дә сугышта булган, икесе дә әйләнеп кайткан. Алар турында истәлекләр буыннан буынга тапшырыла.

- Фашистлар Германиясе бөтен Европаны басып алды. Без җиңүче ил балалары булуыбыз белән горурланабыз. Кызганыч, күпләрегез бүгенгә кадәр бу Җиңүне яулаган туганнарының кайда күмелгәнен белми. Әмма "Үлемсез полк" портретларыннан безгә текәлгән йөзләр турында хәтер мәңге онытылырга тиеш түгел. Һәйкәлгә уелган исемнәрнең сигез-тугызары бер үк фамилиядә - бер гаиләдән. Газизләрен сугышта югалткан бу аналарда никадәр көч булган! Сез халыкның көчен аңлыйсыз, һәйкәл төзелешенә дә үзегез өлеш керттегез бит, - дип, район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Бехтерево халкына мөрәҗәгать итте һәм рәхмәт белдерде.

Һәйкәл төзүгә булышучыларга җирлек башлыгы Николай Кусаев та рәхмәт әйтте.

- Безнең җирлектә бер сугыш ветераны да калмады, бу көннәрдә аеруча җылы котлауларны тыл ветераннары кабул итә, алар алты кеше, - дип искә төшерде ул. Киләчәк буыннар хәтердән чыгармасынга, сугыштан кайтмаганнарның 162 фамилиясе ташка уелган.

Свиногорье авылындагы һәйкәлдә - 182 фамилия.

- Без обелискта фронтта булган һәрбер авылдаш фамилиясен теркәргә булдык, тик бу сан төгәл түгел әле, барысын да эзләүне дәвам итәчәкбез, - дип сөйләде Костенеево авыл җирлеге башлыгы Олег Шаров.

Тантана вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов та хәтерне мәңгеләштерүнең мөһимлеге турында сөйләде.

- Тарихны яңабаштан язарга тырышучылар барында, бу бигрәк тә әһәмиятле, - диде ул.

Һәйкәл янына Раиса Пискунова еш киләчәк, ташка аның бабасының исеме дә уелган. Иван Сорокин хәбәрсез югалган, гаиләсе аны Курск янында һәлак булган дип уйлый. Иван Павел улы турында мәгълүмәт эзләү туктамаячак.

Ирина Токареваның бабалары - Максим Лемасов һәм и Сергей Пенегин фамилияләре дә биредә. Икесе дә сугыштан туган Свиногорьеларына әйләнеп кайткан.

- Кышын, Костенеевога килү вакытында, обелиск ачуны сорап, без район башлыгына мөрәҗәгать иткән идек, - ди Ирина.

Һәйкәл яныннан киң Чулман күренеп тора. Гайдар язгандагы кебек диярлек: "Пароходлар йөзә - батырларга дан! Очучылар үтә - батырларга дан!" булсын иде дип телисе килә…

Белешмә

Бехтерево җирлегенең авыл һәм салаларыннан фронтка 494 кеше киткән, 276сы мәңгегә сугыш кырларында ятып калган.

Костенеево авыл җирлегенә керә торган торак пунктлардан фронтка 1021 кеше киткән, шуларның 586сы кире кайтмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев