Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башка шәһәргә дәваланырга йөрүче алабугалыларга юл бәясе кайтарылачак

Җитди авыруы булган кешеләргә еш кына башка шәһәрдә күрсәтелә торган медицина ярдәме таләп ителә. Бу очракта, юл чыгымнарын дәүләт компенсацияли. Матди ярдәм кемнәргә түләнә? Бу турыда безгә социаль яклау хезмәте җитәкчесе Светлана Прохорова сөйләде.

- Светлана Викторовна, сүз нинди түләүләр турында бара?

- Татарстан Республикасының "Татарстан халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү" законы буенча, яман шеш һәм хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән авыручы кешеләргә, дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен киткән юл чыгымнары компенсацияләнәчәк. Компенсация авыру яши торган гаиләдә җан башына айлык керем ике яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган очракта түләнә. Бүген әлеге сумма 6020 сумга тиң.

- Компенсациянең күләме күпме?

- Аны 2*R*T=К формуласы буенча исәпләп чыгарырга мөмкин, монда: К - компенсация күләме, R - район үзәгеннән дәвалану урынына кадәр ара ераклыгы, Т - пассажирларны автомобиль транспорты белән шәһәрара йөртү өчен түләнелгән максималь тариф.

- Әгәр дәваланырга берничә мәртәбә барырга туры килсә?

- Компенсация түбәндәге транспорт белән барган очракта түләнелә:

тимер юл транспорты (югары уңайлыклары булган вагон һәм фирменный поездларны исәпләмәгәндә, барлык категориядәге поезд һәм вагоннар);

су юлы транспорты (III категория);

шәһәрара һәм шәһәр яны автомобиль транспорты (гомуми кулланышта булган);

тимер юл транспорты булмаган очракта, авиация транспорты (эконом-класс);

Шулай ук социаль пакетка хокукы булган инвалидлар шәһәр яны поездында барган очракта да компенсация алмаячаклар. Чөнки социаль хезмәтләр җыелмасында аларга шәһәр яны поездында бушлай йөрү каралган.

- Компенсация алыр өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Спас урамы, 3 нче йорт яки Нефтьчеләр проспекты, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан социаль яклау хезмәтенең матди ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә дәвалау узган медицина учреждениесеннән белешмә, гаиләдәге һәр кешенең соңгы өч айдагы кереме турында документ, юл билетлары, компенсация күчерү өчен банк реквизитлары тапшырырга кирәк.

- Компенсация алыр өчен кайчан мөрәҗәгать итәргә була?

- Дәвалану узганнан соң 6 айдан да соңга калмый мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза бирүче 2013 елның компенсациясен алыр өчен мөрәҗәгать иткән очракта, 2013 елның 1 гыйнварыннан ук дәвалануга барган юл хакларын кире кайтарачаклар.

Мәдинә КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев