Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башлангыч мәктәпкә ияләшү

Нарасыеңны ничек мәктәп эскәмиясендәге тормышка әзерләргә, дуслар табарга булышырга һәм уку белән кызыксындырырга? Баланы ничә яшьтән мәктәпкә бирү кулайрак? Шундый сорау белән без психолог Фәния Фәршатовага мөрәҗәгать иттек.

- Баланың мәктәпкә әзерлеген каян күреп була?

- Ана өчен баланың иҗтимагый әзерлеген күрү бик мөһим: ул коллективта, балалар бакчасында ничек аралаша. Өлкәннәр белән мөнәсәбәте ничек - башта тәрбиячеләр, аннары - укытучылар белән. Хисси як та әһәмиятле: мәктәпкә барырга телиме ул, юкмы. Этәргеч булырга тиеш. Бу исә аның әти-әнисеннән тора: мәктәпкә ни өчен барырга кирәклеген аңлатканнармы? Тагын бер күрсәткеч - акыл әзерлеге. Кул хәрәкәтләренең ни дәрәҗәдә үсешен психик-физик халәте әйтеп тора. Тагын бер мөһим мәл. Мин аны ата-аналарга һәрвакыт аңлатам. Йортны күз алдыгызга китерегез. Аны төзүне нидән башлыйлар? Нигез салудан. Безнең очракта нигез - ананың йөклелеге, баланың ничек дөньяга килүе. Шушы нигезгә психология дә, физиология дә, халәт үзенчәлекләре дә керә. Бер сүз белән әйткәндә, бала сәламәтлегенең нигезе. Бала бакчага бара - монысы диварлар, ягъни игътибар, хәтер, фикерләү, аңлау. Нигез яхшы булса, бу сыйфатлар да җиңел үсәчәк. Алдагы чор - мәктәп, анысы түбә. Еш кына мәктәпкәчә яшьтә балага игътибар биреп җиткермиләр. Беренче сыйныфка кергәндә, бала борчыла башлый. Яңа коллективта аралашудан тыш, аңа әле белем алырга, өстәмә шөгыльләргә йөрергә кирәк.

- Мәктәпкә ияләнсен өчен, аңа ничек булышырга?

- Бездә шундый тәҗрибә бар: мәктәп психологы башта диагностика үткәрә һәм ата-анага нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен әйтә. Тәүге тапкыр мәктәпкә килгәч, бала коридорлар буйлап йөри, башкалар белән таныша. Балалар бакчасында чагында тәрбиячеләр һәм ата-ана баланың тәртибенә игътибарлы булган икән, кыенлык булмаячак. Хәзер котчыккыч хәл! Балаларның барысы да "мин-минлек"ле, алар ни теләсә, шуны эшли. Алар бер әйтүдә тыңларга тиеш.

- Балаларның төгәл фәннәргәме, гуманитар фәнгәме тартылганын белү максатында, тестлар үткәрүгә ничек карыйсыз, кирәклеме бу?

- Теләсә кайсы тест баланың булдыклылыгын күрсәтә. Ата-ана аның нәрсәгә күңеле ятканын күреп, шул якны үстерергә тырыша. Тест нәтиҗәләре чагыштырмача. Әйтик, балагыз музыкага, иҗатка сәләтле дип инангансыз, ә психолог яки укытучы сезгә киресен әйтә. Шуңа да һәр мәгълүмәтне сак кына җиткерү кирәк, бүген ата-аналар үзләре дә шикләнүчән һәм һафаланучан. Шунысы да бар: күп вакыт ата-ана җаваплылыкны үз өстеннән төшерә, мөгаллим баладан уңышлы кеше ясар дип уйлый. Көтелгәннәре чынга ашмагач, канәгатьсезлек пәйда була. Укытучыдан әллә ниләр көтмәгез. Үзең никадәр уңышлы булсаң, балаларың да шулкадәрле уңышлы булыр.

- Баланың мәктәпкә ияләнү вакыты күпме?

- Мисалга, балалар бакчасында өч айга кадәр - норма, аннан соң инде психолог эшли. Мәктәптә - ярты ел. Баланың тәртибе үзгәрсә, укытучы бу турыда җыелышта әйтә. Әгәр балага ияләнү катлаулы икән, бәлки аның сәламәтлеге аксыйдыр, яисә яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре җайланмыйдыр, бу үзенә күрә стресс, шуңа күрә мәктәпкә әзерлекне башлау мөһим, ягъни шул ук түгәрәкләр, секцияләр аша.

- Түгәрәкләр хакында әле сөйләшербез. Нинди билгеләр булганда, чара күрергә?

- Беренчесе - баланың мәктәпкә барырга теләмәве. Ул еш кына йокысы туймыйча, арып килә. Әлегә көн тәртибе булдырылмаган. Моннан тыш, балалар баш һәм эч авыртудан еш зарлана.

- Бала башкалар белән аралашмаса, нишләргә?

- Сәбәпләр төрле. Мөгаен, ул оялчандыр, үзенә ышанычы юк. Гадәттә, укытучы моны күрә. Ул гына да түгел - башлангыч сыйныф укытучыларын Алла биргән. Барлык балалар турында да әйтеп булмый. Минем тәҗрибәмдә әти-әнисе баладан артыгын өмет иткән очраклар булгалады. Без бит әле җенес үзенчәлекләрен дә исәпкә алып бетермибез, баланы башкалар белән чагыштырабыз, җитмәсә яхшы яктан түгел. Ничек кенә булмасын, бала сыйныфта бер-ике укучы белән сөйләшсә, шул җиткән, аралашу даирәсе бар дигән сүз.

- Ни өчен бала өйгә бирелгән биремнәрне үтәргә теләми, сез ничек уйлыйсыз?

- Бала өй эшләрен эшләргә теләми һәм эшләмәс дип, без уйлыйбыз. Бу аның сездән ярдәм өмет итүе, аңа авыр булганга күңеле телгәләнүе. Балалар бакчасында чагында, мәктәптә өйрәнер әле дип уйлыйбыз. Укый башлагач, каршылыкка килеп терәләбез.

- Ә кем мәктәпкә тизрәк ияләнә - малайлармы, кызлармы?

- Малайлар һәм кызлар арасында һәрвакыт ярыш бара. Малайларга бер нәрсә, кызларга бөтенләй икенче ошый. Кызлар үсеш ягыннан алдарак бара. Аларның активлыгы балалар бакчасында ук күзәтелә. Мәсәлән, "Аю баласы һәм курчаклар" биюен өйрәнәләр. Аю балалары - малайлар, курчаклар - кызлар. "Аю балалары биергә чакыра", - дим. Малайлар утырып тора, ә кызлар йөгереп килеп, үзләренә малай сайлый. Безнең табигатебез шундый. Тагын бер тест бар. Сез тукталышта торасыз, ди. Янәшәдә - 80 яшьлек карт һәм 7 яшьлек малай. "Газель" автобусы килеп туктый. Өчегезнең кайсысы ишекне беренче булып ачар?

- Мин ( уйлап та тормыйча).

- Миңа күпчелек хатын-кыз шулай җавап бирә, ягъни без өлкән яшьтәге ир-атны ир заты кебек кабул итмибез инде, малайны әлегә ир кеше итеп санамыйбыз. Шуның белән беррәттән, ирләрнең көчле булуын телибез. Киресенчә килеп чыга - без өстенлек алабыз.

- Өстәмә дәресләргә кайчан йөри башларга мөмкин?

- Өч яшькә кадәр бала белән әнисе шөгыльләнә ала. Өч яшьтән соң төрле түгәрәкләргә бирергә мөмкин. Бала үзе теләгәннәренә. Психология күзлегеннән караганда, укуның беренче көннәреннән үк түгәрәкләргә яздыру дөрес түгел. Балага дәресләргә ияләнергә вакыт бирелсен. Кулай вариант - икенче сыйныфтан соң. Мәктәпкә хәтле үк йөри башлаганнарын ташламасын, ә менә яңаларын башлау кирәкмәс.

- Балага артык йөк өелгәнен ничек белергә?

- Бала бик тиз йокыга тала икән - хәвефле билге. Киресенчә, озак йоклап китә алмаса, дәрес вакытында изрәп утырса, я тыңламаса, ашыйсы килү теләге кимесә - ата-анага борчылыр урын бар. Балага авыр булса, аның хәтере начарлана, озак вакыт игътибарлы булу аның өчен кыен. Мәктәп билгеләре индикатор булырга мөмкин. Билгеле, бала дөньяны танып белә, аңа бар нәрсә дә кызык. Чикнең кайдалыгын әйтү кыен. Иң мөһиме - чама белү.

- Түгәрәк һәм секцияләргә йөрергә мәҗбүр итеп буламы?

- Без көчләп таккан очракта, күпкә начаррак. Мәсәлән, әти кеше боксчы булырга теләгән һәм хыялын малаенда тормышка ашырасы килә. Әтисе кушканга, малай бокска йөри. Ата-ана баласын ни өчен теге яки бу түгәрәккә бирүен белергә тиеш, бу алар карашынчамы, бала теләге бунчамы. Ул нишләсен? Кайвакыт ата-ана минем балам спортка яраклы түгел, дип белдерә. Әйе, тыныч шөгыльләрне яратучы балалар бар. Бу очракта, сәер тоелса да, спорт белән шөгыльләнүне таләп итәргә кирәк. Гомуми физик үсешкә юнәлтелгән төрләрен - аэробика, йөзү, биюләрне сайларга була.

- Өстәмә шөгыль сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

- Мәҗбүри рәвештә көндәлек режимны саклау. Өй эшләрен билеле бер вакытта эшләү камил гамәл булыр иде. Баланың тиешенчә йоклавын күзәтергә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кичке сәгать тугызда йокларга күнеккән балаларга уку җиңелрәк бирелә. Йөкләмәләр уйлап бүленергә тиеш. Бала кирәгеннән артык тиктормас булса, аны хәрәкәтле шөгыльләргә бирергә тырышалар, югыйсә, киресенчә булса яхшырак. Аны күп көч таләп иткән шөгыльгә юнәлтеп, хаталаналар. Эш бит баланың энергиясендә түгел, аның нерв системасы тиз таушалуында. Тартына торган бала үз эченә бикләнмәсенгә, аны күмәк түгәрәкләргә бирү яхшы. Бераз йөргәннән соң, анда җибәрмәүләрен сораучылар да була. Бәлки аңа ошамыйдыр, яки арыгандыр, моның сәбәбенә төшенергә кирәк. Баланы аңлар өчен, аны тыңлау тиешле. Без исә үзебезнең "кирәк!" диюебез белән артыгын куябыз.

- Йомгаклап әйтсәк: баланың уңышлы булуында укытучы һәм ата-ананың роле нинди?

- Кабатлап әйтәм: күпчелек ата-ана балалар бакчасына өметләнә. Анда уен рәвешендә өйрәтәләр, балага ошый һәм ул җиңелрәк үзләштерә. Мәктәптә 40-45 минут өстәл артында утырасы. Баланың уку эшчәнлегенә укытучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге уңай тәэсир итә. Мисал китерәм. Мөстәкыйль уйлап табучы америкалы эшмәкәр Томас Эдисон меңләгән ачышын патентлаган, шулардан иң танылганы: ут лампасы һәм фонограф. Ул мәктәптә укыганда, укытучы аның әти-әнисенә язу җибәргән. Әнисе аны укыганнан соң улына: "Беләсеңме, улым, син безнең сәләтле бала һәм, кызганычка, мәктәп синең мөмкинлекләреңә туры килми". Утыз елдан артык вакыт үткәч, әнисе инде исән булмый, Томас бу язуны табып ала, анда аның акыл ягыннан артта калуы һәм мәктәптә укый алмаслыгы турында язылган була. Әнисенең мәхәббәте, баласының булдыклылыгын күрә белүе аны бөек уйлап табучы иткән.

Тарихтан

Эдисонның балачагы икенче бер гений - Константин Циолковскийныкын хәтерләтә. Икесе дә скарлатина белән авырган һәм тулысынча диярлек саңгырауланган, икесе дә мәктәптә укуга яраксыз дип табылган. Циолковский мәктәптә берничә ел укыган булса, Эдисон мәктәпкә берничә ай гына йөреп калган, аннары аны укытучысы "аңгыра" дип атаган. Нәтиҗәдә, әнисеннән өйдә белем алган.

Баланың мәктәпкә әзерлеген күрсәтүче билгеләр:

- мәктәпкә барырга тели, укырга кирәклекне аңлый;

- яшьтәшләре белән аралаша белә, укытучы таләбен үти;

- үз тәртибен тикшерә;

- төрле әйберләрнең охшашлыгын һәм аермасын таба;

- башкара торган биременә 15-20 минут дәвамында игътибар бирә ала;

- эш барышында бирем тәртибен саклый;

- игътибар, хәтер, фикерләү, аңлау, күзаллавы үскән;

- кулларының вак мускуллары үскән: бала кайчы һәм карандашны ышанычлы куллана;

- хәрәкәтләре төгәл: югары-түбән, зуррак-кечкенәрәк, алга-артка, уңга-сулга төшенчәләрен аера;

- дәфтәренә гади график сурәтне ерактан карап күчерә ала.

Баланы мәктәпкә 5 яшь тә 6 айда бирергә була. Соңгы чик - 8 яшь. Анысы физик яисә психологик халәттә билгеле бер тайпылышлар булганда.

"Драмтүгәрәк, фотоныкы, бик тә җырлыйсы килә..."

Бала өстәмә нихәтле шөгыль күтәрә ала? Бу хакта безгә 9нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Кочнева сөйләп бирде:

- "Дәрестән тыш эшчәнлек" дигән төшенчә бар. Ата-ана телендә - өстәмә шөгыль дигән сүз. Анда укыту программасы һәм тәрбия эше дәвам итә. Федераль дәүләт стандартлары нормативы буенча алар атнага 10 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Һәр юнәлешкә икешәр сәгать бирелгән. Алар төрле эшчәнлек аша тормышка ашырыла. Бала сәнгать, музыка, спорт мәктәпләренә йөри икән, алар исәпләнә. Калганын мәктәп тәкъдим итә. Ата-ана каршы булса, баласын җәлеп итмәсеннәр өчен, гариза язарга тиеш. Бездә бу эшне фән укытучылары һәм сыйныф җитәкчесе алып бара - программага музей дәресләре, проект эшләре, төрле бәйрәм, ярыш, конкурс, олимпиадалар керә. Безнең мәктәптә өстәмә белем учреждение түгәрәкләре һәм бүлекләре дә эшли.

- Сезнеңчә, ничә түгәрәк җиткән?

- Балаларга бик авыр, әмма ул дәрестән соң шөгыльләргә йөри икән, аның ярамас эшләргә вакыты калмый, тәртип бозулар кисәтелә дигән сүз. Мәктәптән соң, бала компьютерны ача, уйный, әти-әнисе кайткач кына дәрес әзерли башлый. Шул рәвешле, дәрестән тыш эшчәнлек - компьютерны алыштыра, баланың үсешенә, иҗтимагый тормышка яраклашуына булыша.

- 9нчы мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?

- Үзебездәге түгәрәкләрдән тыш: шахмат, театр, тормыш иминлеге, инглиз теле, робототехника, баскетбол, мини-футбол, акробатика, "Яшь журналист" ("Булган ди, торган ди" газетасы чыгарыла) шөгыльләре, "Полициянең яшь инспекторы", "Алдынгылык нигезләре" юнәлешләре бар. Өстәмә белем бирү учреждениеләре, 2нче урта мәктәп белән хезмәттәшлек итәбез. "Табигать һәм хыял", бию, вокал, техник модельләштерү башлангычы, әдәби фольклор, бакетбол түгәрәкләре эшли.

Сорашу

Бала ничә түгәрәккә йөри ала?

Мәктәпкә уку һәм аңа әзерлекне спорт, музыка, рәсем белән бергә алып бару һәр баланың да көченнән килми. Алабугалылар бу турыда ни уйлый?

Александр Ланцов:

- Быел улыбыз Денис 10нчы мәктәпкә укырга керде. Аңа 7 яшь. Булдыра алганча әзерләдек. Рухи, физик һәм психик яктан ул әзер иде. Беренче сыйныфка кадәр әзерлек шөгыльләренә йөрмәдек. Быел каратэ яисә көрәшкә бирергә уйлыйбыз, аңа ошый. Безнең балалар бакчасында логопед яхшы, аңа бик рәхмәтлебез. Логопед төркеменә күчергәннән соң, бар авазларны да әйтә башлады. Мәктәптә беренче көнне куркып калдым, ди. Икенче көнне күбесе белән танышкан, хәтта дәресләрдә җавап бирә башлаган. Иң мөһиме - сыйныфта таныш балалар булу. Түгәрәкләргә мәҗбүриләп йөртергә ярамый дип саныйм. Беренче елда бер секциягә йөрү дә җиткән. Балага ял итәргә һәм дуслары белән аралашуга да вакыт калырга тиеш.

Камилла Титова:

- Мин 8нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында укыйм. Биш яшьтән сәнгать мәктәбенә йөрим һәм "Акварель" хореография ансамблендә шөгыльләнәм. Бер яшьтән рәсем ясый башладым, быел шәхси күргәзмә оештырырга уйлыйм. Күп конкурсларда катнашканым бар, бүләкләрем шактый. ЮХИДИ хезмәткәрләренең балалары катнашкан бәйге аеруча ошады. Анда мин әтием турында үзем язган шигырьне сөйләдем. Сәнгать мәктәбенә атнага өч тапкыр барам, ә биюгә - атнага ике тапкыр. Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләндем.

- Камиллада җаваплылык хисе көчле. Башлангыч сыйныф укытучысы аны һәрвакыт кырмыска дип атый иде, чөнки ул бик эшчән. Мәктәптә Камилла бик яхшы укый. Әлбәттә, баланың уңышында ата-ана зур роль уйный, - ди Камиллананың әнисе Гөлназ.

Файдалы мәгълүмәт

Алабугада түгәрәкләр һәм секцияләр эше

Балалар иҗат үзәге - 3-75-41

Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге "Прометей" - 9-42-70

Иван Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе - 7-27-10

2нче балалар сәнгать мәктәбе - 3-79-19

Ә. Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе - 3-23-47

Балалар техник иҗат үзәге - 7-54-47

Балалар диңгез үзәге - 7-01-84

Экология-биология үзәге - 7-95-85

Шәһәр мәдәният сарае - 3-42-79

1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - 4-43-32, 3-43-32

2нече балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - 3-25-74

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе "Олимп" - 3-06-18

Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсия үзәге "ЮЛДАШ" - 7-54-47

Ат спорты мәктәбе "Кентавр" - 2-84-93

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы - 3-42-35, 3-43-34

Шахмат-шашка клубы "Ак ладья" - 3-47-23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев