Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Батыр” батырларны барлады

Үткән якшәмбедә, стадион каршында урнашкан "Батыр fitness" залында (шул ук бинада яңа мунча номерлары да урнашкан) балалар арасында ирекле көрәш буенча "Батыр fitness" Кубогына беренче шәһәркүләм Беренчелек узды.

Бәйгене оештыручылар, балалар өчен спорт бәйрәмен истә калдырырлык итү, спортның бу төре белән кызыксындыру өчен, көчләрен кызганмады.

Спорт залына килеп керүгә, кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары белән каршы алудары нур өстенә нур булды.

Менә кайда ул бәйрәм!

Икенче катка күтәреләбез. Биредә, чын мәгънәсендә, балалар өчен бәйрәм әзерләнгән. Залның бер почмагында кечкенәләр өчен батут корылган, зал уртасында булачак батырлар көрәшкә әзерләнә, икенче почмакта Камил абыйлары балаларга кызыклы уеннар уйнатып, бүләк тарата.

Бу көнне ярышларда ирекле көрәш буенча республика күләмендә җиңүчеләр тәрбияләгән остаз Хатыйп Мансур улы Арсланов һәм КФУның Алабуга институты физик тәрбия факультеты студенты Әхмәдшох Ятимовның укучылары көч сынашты. Иң яшь спортчыга 4 яшь булса, иң өлкәненә 15 иде.

Ярыш кыза

"MUSLIM тамада" егетләре тавыш апппаратурасын көйләүгә, кунакларны һәм көрәшчеләрне сәламләгәннән соң, спорт ярышы башланып китте. Көрәш барышында балалар белән таныштыра бардылар һәм комментарийлар белән, урынлы шаян сүзләр белән киеренке бәйгене ямьләндереп тордылар.

Көрәш манзарасын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел! Дүрт-биш яшьлекләрнең келәмгә чыгар алдыннан җитди кыяфәт белән күнегү ясаулары, әти-абыйларының киңәшләрен тыңлап торулары, көрәш барышында "күперчек" ясап, көндәшеннән качырга тырышулары, дисеңме... Өлкәнрәкләре зурларча: җитез адымнар" һавада "очып йөргән" аяклар, 12 секунд эчендә чиста җиңүләр.

Көрәш арасындагы тәнәфескә генә күз салыгыз!

Ял иткән арада дус малайлар чорнап ала: берсе су бирә, икечесе кулларына массаж ясый, өченчесе өстендәге футболкасын салып, "җилләткеч" ролен үти, дүртенчесе... Болар бәйгенең бер максаты да инде - балалар арасында дуслык җепләрен ныгыту, бер-береңә ярдәмләшүгә, киңәшләшүгә өйрәтү.

Бүләкләү тантанасы

Бәйге ахырына якынлашты. Җиңүчеләрне бүләкләр чак җитте. "Татар бистәсе" ("Татарская слобода") гаилә комплексы директоры Нурислам Мидехәт улы көрәшчеләргә тәмле шоколад өләшеп, призлы урын яулаучыларга медаль, грамота һәм кубоклар, үз үлчәүләрендә батыр калганнарга, комплекс мунчасында чабынып алсыннар дип, сертификатлар тапшырды. Нәтиҗәдә, бу балалар әти-әниләренә дә зур бүләк ясады: гаилә белән бергә мунчага бару.

Нурислам Мидехәт улы спорт бәйрәмендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде, уңышлары белән котлап, аларның көрәшенә соклануын әйтте һәм бәйгеләрнең дәвамлы булуын теләде.

Балалар һәм әти-әниләр, кунаклар көрәшчеләрнең остазларына һәм куанычлы бәйрәм не оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.

"Татар бистәсе" гаилә комплексының мәгълүмәт үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев