Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырлар һәм кыюлар илендә яшибез

Алабуганың Мәдәният сараенда 29 августта Хәрби дан көненә багышланган концерт үткәрелде. Ул үз тормышын илебезгә хезмәт итү белән бәйләүче кешеләрне, аларның якыннарын һәм башкаларны үзенә җыйды.

23 август – Россиядә Хәрби дан көне. Шәһәр мәдәният йортының зур залында сугыш ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәт ветераннары һәм аларның якыннары, мәктәп укучылары, шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары җыелды.

Чарага килгәннәрне Алабуга район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина котлады. Аның әйтүенчә, әлеге бәйрәм барлык шәһәр-районнарда да билгеләп үтелми. Ә безнең шәһәрдә ул инде 6 ел рәттән диярлек үткәрелә. Зөлфия Сөнгатуллина залда утыручыларның барысына да сәламәтлек, иминлек теләде:

– Бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек, абруй, намус билгесе. Бу – теләсә кайсы вакытта дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен якларга әзер булган, илнең  тотрыклылыгын, иминлеген тәэмин итүчеләр бәйрәме. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында булган якташларыбыз белән горурланабыз, бүген алар бик аз. Һәр алабугалы өчен аларның язмышы, горур тормыш позициясе, ватанпәрвәрлек – үз Ватаныңны ничек якларга кирәклеге үрнәге. Алдыгызда баш иябез һәм киләчәк буынга сезне үрнәк итеп куябыз. Бүген без тыныч вакытта да Әфганстанда, Чечняда, Көньяк Осетиядә, башка кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, илдән читтә үз тормышларын куркыныч астына куйган кешеләрне дә хөрмәтлибез. Бүген Алабуга районында 28 сугыш ветераны, 516 хезмәт фронты ветераны, 592 хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм 150 хәрби хезмәт ветераны яши. Шәһәрләрдә һәм авылларда мемориаллар куеп, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга хөрмәт күрсәтәбез, истәлекләрен киләчәк буыннар өчен саклыйбыз. Залда һөнәрен хәрби хезмәткә бәйләгәннәр генә түгел, аларның тормыш иптәшләре, якыннары утыра. Ватанны саклау һөнәре генә түгел, ярату һөнәре дә бар: тугрылык, мәхәббәт, чиксез сабырлык өчен сезнең алда баш иябез. – Сезгә барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге, озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын.

– Россия солдаты булу – бөек дәрәҗә, зур җаваплылык. Һәр яңа буын Ватанны саклаучыларның батыр данына лаеклы варис булу бурычын үз өстенә ала. Россия тарихы илебезнең ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтә торган данлыклы вакыйгаларга бай. Безнең шәһәрдә һәр гаилә диярлек армия белән бәйле. Елдан-ел хәрби хезмәтнең абруе арта. Дәүләткә көчле, югары үсеш алган һәм аның файдасына, экстремаль хәлләрдә Ватанны саклау өчен барысын да эшли алырлык сәләтле кешеләр кирәк. Мондый сыйфатларны формалаштыруда хәрби-патриотик тәрбия зур роль уйный. Бу эштә “Яшь армия” аерым урын алып тора, ул безнең шәһәрдә дә актив үсеш ала. Ветераннарыбызның тормышы яшь буынга үрнәк һәм ориентир булырга лаек. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим, – дип теләкләрен белдерде Алабуганың хәрби комиссары, подполковник Николай Битюков.

Бу көнне Ватан алдында бурычына һәм антына тугры калганнарга Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырдылар. Концерт программасында мәдәният көллиятеннән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар, шулай ук шәһәр Мәдәният сараеның үзешчән ансамбльләре чыгыш ясады.

Концерт программасы башланганчы, теләгән һәркемгә “Чемодандагы музей” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Монда һәркем зур һәм изге эш башкарган, алар ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерергә булыша. Зөлфия Сөнгатуллина әйтүенчә, без тарихыбызны яңадан язарга түгел, ә алар турында онытмаска, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтле булырга тиеш.

Шушы күргәзмәдә Иске Юраш авылының урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләгән Зөлфә Юнысова яраткан укытучысы, сугыш ветераны турында истәлекләр эшләнмәсе әзерләгән.

– Дмитрий Григорий улы Тарасов Иске Юраш авылында сугыштан соң укытучы булып эшләде. Ул 1946 елда Алабуга педагогия көллиятен тәмамлаган. Тумышы белән Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Соңгы елларда Алабуга шәһәрендә яшәде, кызганыч, 2006 елда вафат булды. Дмитрий Тарасов мине дә математика фәненнән укытты, аны бары тик әйбәт яктан гына тасвирлый алам. Үземне дә укыткач, ул миңа бик якын, шуңа күрә аның турында истәлекләр тупларга булдым. Мин бу чемоданны тулыландырачакмын, әле өстисе әйберләр бар. Бу эшне ташламаячакмын, дәвам итәчәкмен, – дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфә ханым.

Киләсе елда илебез тарихына җирдә тынычлыкны саклап, халкыбызның каһарманлыгы, батырлыгы үрнәге буларак кереп калган Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу вакыйгага карата безнең мөнәсәбәтне бернәрсә дә үзгәртә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев