Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бензин бәясе 50 сум була диләр. Дөресме, юкмы?

Киләсе елдан башлап безнең илдә бензин бәяләренең кисәк артуы көтелә. Бүгенге көндә күпчелек белгечләр әнә шулай фаразлый. Бәяләрнең күтәрелүе декабрьдән нефть компанияләренең салымны күбрәк түли башлавы белән бәйле. Машинада җилдерергә яратучыларга бу ничек тәэсир итәр, башка гражданнар тормышында ничек чагылыр? Әлеге сорауларга җавапны бергәләп табарга тырышырбыз.

Берничә көн элек Россия Президенты Владимир Путин файдалы казылмалар табу тармагында (аларга нефть тә керә) салым арттыру турында яңа законны имзалады.

Ни өчен эшләнгән иде соң бу?

Салымнар артканнан соң, нефть компанияләре казнаны ел саен 250 миллиард сумга тулыландырып тора алачак. Бу исә үз чиратында Россия бюджетының экспортка булган бәйлелеген киметергә ярдәм итә.

Нефть компанияләре өчен әлеге вәзгыятьнең тагын бер начар ягы бар: быел салым артудан тыш, ягулыкка булган акцизлар да кыйммәтләнде. Шулай булгач, югалткан акчаларны кире кайтаруның бердәнбер юлы - бензин бәяләрен арттыру. Бу вакытта аларга бәяләрнең күпмегә күтәреләсен фаразлыйсы һәм сабыр итеп көтәсе генә кала.

Вице-премьер Аркадий Дворкович сүзләренчә, бу реформа бәяләрнең 10-15 процентка артуына китерәчәк. Тик күпчелек аналитиклар әйтүенчә, әлеге процентларга инфляция үсешен, девальвация һәм дөнья базарында нефтькә бәяләрнең үзгәрүен дә өстәргә кирәк. Шулай итеп, боларның барысы да гамәлгә ашкан очракта, Россиядә бензин бәясе 50 сумга кадәр артырга мөмкин.

Алабуга машина сөючеләре арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, хәзер безнең шәһәрдәшләр бензинга атнасына якынча 1000-1500 сум акча сарыф итә. Кайбер алабугалылардан без бензин бәясе, чыннан да, бер литр өчен 50 сум булган очракта, ни эшләргә җыенулары турында сорашып белдек.

Никита Петров, студент:

- Моннан ел ярым элек миңа бензинга атнасына мең сум җитә иде, хәзер инде мең ярым сум китә. Бензин бәясе артса, автобуска күчәргә туры килә. Күпкә очсызгарак төшәчәк.

Наталья Нестерова:

- Чыгымнар арту белән керемнәрне арттыру турында уйларга кирәк булачак. Димәк, өстәмә эш эзләргә туры килә. Бара торган җирләрне, маршрутны яхшылабрак уйлыйсың инде ул чагында. Җәмәгать транспорты - иң соңгы вариант.

Роман Иванчиков, таксист:

- Мин үзем алга таба да машинада йөрермен. Машина - минем ипи бит ул. Ә менә таксига бәяләр, һичшиксез, артыр. Гадәттә шулай була. Бензин 50 сум булса, таксига бәяләр дә гадәттәгедән кискенрәк үсәр, мөгаен.

Кристина Леонтьева, машина йөртүче:

- Элеккечә машинада йөриячәкмен. Акчаны санабрак тотасың, тик, тулаем алганда, тормыш аңа карап әллә ни үзгәрмәячәк. Уңайлы машинада йөрергә ияләнгән кеше автобуска күчеп утырмас, дип уйлыйм. Тик шулай да, бәяләр күтәрелә дигән сүз имеш-мимеш кенә булыр дип уйлыйм.

Җәмәгать транспортыннан файдаланучыларга бәяләрнең артуы кагылмас, дип тә әйтеп булмый. Гадәттәгечә, ягулык бәясенең кыйммәтләнүе автобус бәяләренең үсүенә китерәчәк. Алабугада маршрут таксиларында йөрү бәясе соңгы мәртәбә узган елның октябрендә арткан иде. Инфраструктура бүлеге башлыгы Евгений Николаев әйтүенчә, ул вакытта бәяләр, ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнгәнгә артты. Быел ничек буласын фаразларга әлегә беркем дә алынмый.

Айдар НУРМИЕВ

Төрле илләрдә бензин бәяләре (сумнарда)*:

  1. Норвегия - 87;
  2. Италия - 84;
  3. Нидерланды - 83;
  4. Греция - 81;

29. Польша - 61;

30. Украина - 43;

31. Белоруссия - 34;

32. Россия - 33.

*2014 елның апреленә "РИА Рейтинг"мәгълүматлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев