Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер бассейнга күбрәк

24нче балалар бакчасында учреждение җитәкчелеге һәм аның тәрбияләнүчеләре 2010 елдан бирле көткән вакыйга булды – бассейн ачылды.

Балалар бакчасы мөдире Зөлфия Сафиуллина сөйләгәнчә, бассейн бина янындагы янкормада төзелгән булган, әмма вакыт узу белән яраксызга әйләнгән һәм янкорманы тулысынча авария хәлендә дип тапканнар, бу исә балаларны йөзү белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән.

− Безнең балалар бакчасын капиталь ремонтлау өчен республика программасы буенча төп бинаны яңартуга 44 миллион сум акча бүлеп бирелде, соңрак бу суммага фасадка, бассейнга һәм өлешчә җиһаз алмаштыруга 16 миллион өстәделәр, – дип сөйләде мөдир.

Хәзер бассейн барлык таләпләргә дә туры килә. Балалар өчен җылы идәннәр җәелгән, барлык сантехниканы алыштырганнар, кызлар һәм малайлар өчен аерым душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре булдырганнар һәм, әлбәттә, бина һәрвакыт куандырып торсын өчен, бөтен кафельне якты, ачык төслегә алыштырганнар.

Бассейндагы суга аерым игътибар бирергә кирәк. Аның температурасы һәрвакыт 37 градус җылы, чисталыгы шик тудырмый, чөнки ул махсус ком фильтрлары аша уза. Бу фильтрлар ярдәмендә суны ел дәвамында алыштырмасаң да була − ул чиста булачак.

Әлбәттә, бассейн булуга барысыннан да бигрәк балалар шат. Абыйлы-энеле Ринал һәм Ранил Харисовлар аның ачылуын түземсезлек белән көтәләр.

– Монда бик матур! Без инде тизрәк су коенырга һәм йөзәргә телибез, – диләр малайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев