Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер гасыр хезмәт иткән каба

Әлеге каба 1901 нче елдан башлап Мамадыш районы (элек Тәкәнеш районы) Алгай авылында яшәгән Хөббениса кулында була.

Ул вафат булгач, каба 1918 елгы Исхакова Мәрхәбҗамалга, аннан 1969 нчы елны Исхакова Минзифага кала.
Йөз еллык бу кабаны минем дәү бабам - Исхаков Габхелхак үзе ясаган. Ул әле кул көче белән яши торган заманда, 11 яшендә ятим калган. Элек йонны гына түгел, сүсне дә эрләгәннәр, бөтен кирәк-ярак тукыманы сукканнар.
Бүгенге көндә бер гасырлык каба минем әнием кулында. Әнием анда йон җегерләп, безгә оекбаш-бияләйләр бәйли.
Бездәге ухалла арбасына да шулай ук йөз ел, ул да дәү бабамның кул хезмәте нәтиҗәсе. Авылыбызда берничә хуҗалыкта мондый арба бар, ул әле дә кулланышта. Истәлек булып сакланырлык әйберләр болар белән генә бетми, мәсәлән, бабам ясаган көянтәләр көн саен пар чиләк асып "чишмәгә бара".
Алисә ГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев