Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер гасырдан артык гомер...

Алабугада иң өлкән кешеләрнең берсе — Мөэминә Гыйззәтуллина бакыйлыкка күчте.

Мөэминә Сәмигулла кызы 103нче яшендә, 4 июльдә вафат булды. Бу язма ул исән чакта язылган иде. Мөэминә Гыйззәтуллина 1918 елның 9 сентябрендә Башкирия АССРның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Күп балалы гаиләдә үскән.

Сугышка хәтле, Казанда училище тәмамлап, политработник ире белән Белоруссиягә китә. Тормыш иптәше сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була, ә 25 яшьлек тол хатын ике бала белән (кечкенәсенә бер яшь була) ачык тимер юл платформасы буйлап, атышлар вакытында балаларын үзе белән ышыклап дошманнар кулындагы Гроднодан чыга. Тылда оборона өчен азык-төлек җыю белән шөгыльләнә, 1942 елның 8 апреленнән туган авылында татар урта мәктәбенә җитәкчелек итә башлый. Бөтен фәннәрне дә укытырга туры килә аңа: математика, физика, тарих һәм рус телен.

Соңгы өч елда Мөэминә апа урын-җиргә береккән иде. Көче барда, ул ахыргача оптимист булды. Язмыш каршылыкларына карамастан, көр күңеллелеген, ачыклыгын һәм балаларча самимилеген саклады ул. Нәкъ менә шундый кешеләр турында Маяковский әйткән дә: «Андый кешедән кадаклар ясалса, шул кадактан да ныгын тапмаслар...». 

Мөэминә апаны күршесе Фәрдәнә Солтангәрәева карый иде, ул үзе дә пенсиядә. Миңа Мөэминә Сәмигулла кызы хакында ул сөйләде дә инде, әби исә начар ишетә һәм бөтенләй диярлек сөйләшми башлаган булган.
Фәрдәнә Шәихова Бондюг районының Абалач авылыннан. Алабугада ул 40 елдан артык яши. Мөэминә апа белән берничә ел элек танышлар.

— Алабугага әби Курганнан күчеп килгән. Анда ул икенче ире белән яшәгән, анысы да сугышта булган, полковник. Ире вафатыннан соң, балалары монда алып килгән. Аңа 80 яшь иде. Безнең йортта фатир сатып алдылар — минем белән бер подъездда һәм бер катта. Аралаша башладык. Ул чагында эшли идем, кичләрен ул минем яныма кереп яңалыкларын уртаклашты. Аннары минем аны каравымны сорады, бераз түләү тәкъдим итте. Әз булса да, пенсиягә өстәмә. Мин өен җыештырдым, керен юдым, ашарга пешердем. Әби өч ел урын өстендә, хәле авырлашканнан-авырлашты. Гел бер рәвештә ятканга, аркасы бозылып бетте, — ди Фәрдәнә апа.

Мөэминә Сәмигулла кызы 70 яшькә кадәр диярлек эшләгән. Ул бик белемле, көчле холыклы булган. Соңгы 3-4 елда бик хәлсезләнгән.

— Мин белгәннән бирле, ул нык таләпчән булды. 99 яшьлеген аягында каршылады, ә 100 яшенә аяклары йөрми башлады. Көче бар чагында команда бирә иде — әле кашыгы, әле тәлинкәсе ул түгел, әле мондыйны ашамый. Булды инде. Элек ул беркайчан да авырмады һәм саулыгына зарланмады. Шулай да кайчак хәйләли иде. Аяклары йөргәндә, атна саен «ашыгыч ярдәм» чакырды. Аларның китүе генә була, сумкасын ала да китә! — дип сөйли Фәрдәнә Шәихова.

Күрше әбине Фәрдәнә биш елдан артык караган. Авыр булды, ди ул. Кайвакытта бу йортның тагын бер кешесе — Татьяна Трошина әбинең хәлен белергә кергәләгән. 

Мөэминә әбинең туганнарыннан өч кыз-оныгы гына калган, алары да Башкортстанда яши, Алабугага сирәк киләләр. Уллары күптән вафат, 70 яшькә дә җитмичә киткәннәр. 

Мөэминә әби үзенең әнисе кебек үк 104 яшькә кадәр яшәргә ниятләгән. Әнисе дә шундый көчле һәм батыр хатын булгандыр, күрәсең, ул 16 бала тапкан, арада берничә пар игезәк тә булган. Мөэминә Сәмигулла кызының игезәк кыз туганы бары берничә ай гына торып калган. 

Фото: шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев