Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергәләшеп бердәмләшү

1 сентябрьдән Алабугада "Милли мәгариф үзәге" эшли башлый. Ул үзенә 1нче гимназияне һәм "Миләшкәй" балалар бакчасын берләштерәчәк.

Бездә мондый үзәк ачылуны район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хуплады. Үзәкнең максаты - татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калу.

− Мәгариф идарәсе, гимназия һәм балалар бакчасы җитәкчелеге үзәк эшенең планын төзеде. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары белән очрашулар үткәрелде, яңа оешманың уставы һәм эш тәртибе эшләнде, үзәкнең үсеш юллары турында фикер алыштык, − дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов.

Бу эшкә башка шундый үзәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнгәч керештеләр. Алар Казанда һәм Түбән Камада бар, быел Яр Чаллыда да булачак.

Моңа кадәр 27нче балалар бакчасында тәрбия татар һәм рус телләрендә алып барылды. Быел төркемнәргә татар телле балаларны гына җыйдылар. Үзәктә уку һәм тәрбия эше туган телдә барачак. Баштан ук бирегә йөргән балалар беркая да күчми.

− Бакчада тәрбияләнүчеләр әкренләп мәктәпкә укырга китәчәк. Балалар гимназия чараларында катнашачак, логопед һәм спорт бүлмәләреннән файдаланачаклар. Бәйрәмнәрне тәрбиячеләр һәм укытучылар бергәләп оештырачак. Үз стеналары эчендә булганга, беренче сыйныфка укырга килү алар өчен кыен булмас. Үзәк каршында төрле түгәрәкләр ачылыр, дәрестән соң чаралар үтәр, − дип аңлатты Мәгариф идарәсе башлыгы.

Үзәкне Лилия Сафиуллина җитәкләячәк, хәзергә ул 1нче гимназия директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев