Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Берничә минутта язмыш хәл ителә

Скарификатор бармакны тишкәннән алып шәфкать туташы нәтиҗәне белдергәнгә кадәр барысы өч минут вакыт үтә. Яисә, биш – әгәр дә син ВИЧка экспресс-тестны селәгәй буенча ясауны сайласаң. Барыбер бик тиз һәм котчыккыч. Куркырлык нәрсә дә юк кебек – очраклы мөнәсәбәтләр дә, наркотиклар да булмады, ә шулай да никтер дулкынландыра.

“Үз ВИЧ-статусыңны берничә минут эчендә бел” чарасында катнашырга карар кылган алабугалылар шуңа охшаш тойгылары белән уртаклашты. Билгеле, әңгәмәдәшләрнең исемнәрен сорамадык – тема бик нәзакәтле бит. Ә менә Алабуга медицина училищесының дүртенче курсында укучы Жанна (фамилиясен язып тормыйбыз) шунда ук яшерер нәрсә юклыгын белдерде һәм сүзләрен язарга да, үзен фотога төшерергә дә ризалык бирде.

– Мине бирегә һөнәри кызыксынуым китерде. Булачак медицина хезмәткәре буларак, яңа ысуллар – экспресс-тестларның ничек эшләвен карыйсым килде. Элек ВИЧка тест өчен кан тамырыннан анализ алалар, аны берничә көн көтәсе иде. Һәм, әлбәттә, иминлеге хакына һәркем үз ВИЧ-статусын белергә тиеш.

“Үз ВИЧ-статусыңны берничә минут эчендә бел” чарасы Алабугада икенче тапкыр үтә инде. Аны оештыручы булып “Каршыга адым” эзлекле карарлар үзәге” коммерциячел булмаган оешма тора. Дөресен әйткәндә, алар медицина хезмәткәрләре түгел, башлап йөрүче гражданнар төркеме, ВИЧ-статусын белсен өчен көрәшә. Әлбәттә, алар үз вакытында медикларда тиешле уку узып, тест уздырырга өйрәнгән. Проект кураторлары (бер үк вакытта спонсорлары да) – СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең Яр Чаллы филиалы. “Каршыга адым” оешмасының социаль хезмәткәре Вячеслав Ломаченко әйтүенә караганда, нәкъ менә алар ВИЧка бушлай экспресс-тестларны бирә дә инде.

– Без халыкның ВИЧ йоктыру куркынычы югары булган катлаулары арасында әлеге авыруны кисәтү белән шөгыльләнәбез. Алабуга – студентлар шәһәре, шуңа күрә монда килдек... ВИЧ – ул наркоманнар, фахишәләр, ягъни әхлаксыз яшәү рәвеше алып баручыларда гына була дип уйлаучылар бар. Бу 90нчы елларда шулай иде, ләкин ул заман узды. Чыннан да, әлеге чир шул катлаулардан таралды, әмма аның даирәсе күптән киңәйде. Бүген ВИЧ белән гаять хәлле кешеләр дә авырый.

Вячеслав Ломаченко сүзләренә караганда, ВИЧ йоктырган кешене кыяфәтеннән генә белеп булмый.

– Аның бернинди аерылып, күзгә бәрелеп торган билгеләре юк. Бу кешеләр гадәттәге кыяфәтле. Еш кына СПИДка каршы көрәш үзәгенә килүчеләр шулай сөйли: “Дискотекада таныштык, гашыйк булдым, анализ биргәндә, очраклы рәвештә белдем”.

Олы шәһәрләрдә мондый тикшерүләргә гадирәк карыйлар, ди Вячеслав Ломаченко, кечкенә калаларда аларны үткәрү кыенрак, “күршеләр күрсә, ни уйлар”, дип куркалар.

Авыруны ачыклау буенча ниндидер план белән йөрмибез. Безнең бурыч – ВИЧка тикшерүнең күләмен арттыру һәм табиблар белән алар янына барырга куркучылар арасында “күпер” булу.

“Каршыга адым” проектының координаторы Анастасия Новгородова сөйләвенчә, алар еш кына күмәк чараларга чыга, нинди дә булса сәүдә үзәкләренә бара, һәм шул ук Чаллыда кешеләр аларны таный башлаган. ВИЧ-инфекциянең турыдан-туры урамда ачыкланган очраклары да булган.

– Чаллыда үткән айда 5 очрак билгеле булды. Кешеләр беренче карашка югалып кала, ышанмый. Күз алдыгызга китерәсезме, Сабан туена киләсез, һәм сездә ВИЧ дип әйтәләр. Куркынычмы? Моны аңлау өчен вакыт кирәк. Әмма без бернинди исәпкә дә куймыйбыз. Йогышлы авырулар табибына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.

Алабугада соңгы тикшерү чарасы барышында 64 кеше катнашкан, аларның барысында да – тискәре нәтиҗә. Шулай да медицина хезмәткәрләре бу әле 100 процентка ышанычлы нәтиҗә түгел, диләр, чөнки ВИЧның яшерен (инкубация) чоры ярты елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Белешмә өчен

“Каршыга адым” – чагыштырмача яшь оешма, әле өч ел гына эшли. Команда хезмәткәрләре төрле проектлар буенча укыган. Алар әйтүенчә, күмәк чараларда кешеләр селәгәй буенча тестка өстенлек бирә. Биредә бернинди дә документ сорамыйлар – тәртип саны гына билгеләнә. Алынган мәгълүматны бернинди хастаханәгә дә җибәрмибез дип ышандыралар. Шул ук вакытта, алар әйтүенчә кеше табибка мөрәҗәгать итмәскә дә мөмкин. Шулай да бу чара файдасыз түгел. Ник дигәндә, чир йоктырган кеше үзе бу турыда беләчәк. Иң мөһиме – шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев