Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без газета укучыларыбыз белән бергә – бер команда!

19 майда республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Газета-журнал чыгаручылар өчен дә, күпсанлы газета укучыларыбыз өчен дә бу – уртак бәйрәм.

“Алабуга нуры” газетасы менә инде 100 елдан артык районның мөһим вакыйгалары һәм аның халкы турында хәбәрләрне укучыларга тиз арада һәм дөрес итеп җиткерә.

Нинди генә тармакны алма, анда һәрвакыт ниндидер үзгәрешләр булып тора. Әлбәттә, редакциябез дә искәрмә түгел. Редакторлар, хәбәрчеләр, тәрҗемәчеләр алышынган, укучылар аудиториясе дә үзгәргән, әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала: “Алабуга нуры” шәһәр һәм район халкын көндәлек яңалыклар белән даими таныштырып тора, талантлы якташларыбыз турында белергә, кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга ярдәм итә, заман белән бергә атлый. Болар барысы да коллективның армый-талмый эшләү нәтиҗәсе. Редакция хезмәткәрләре өчен газета чыккан көн аеруча дулкынландыргыч: газета укучыларыбыз теге яисә бу материалны ошатырмы, мәгълүмат дөрес бирелгәнме, хаталар китмәгәнме...

Әлбәттә, үз язмаларын җибәреп, иҗат җимешләре белән укучыларыбызны сөендереп торучы авторларның ярдәме дә бәһасез. “Алабуга нуры”на булышкан, хезмәттәшлек иткән һәр кешегә, даими укучыларыбызга рәхмәтлебез.

Газетабызда күп талантлы шәхесләр, үз эшләренең осталары якты эз калдырган. Төрле елларда басмабызда Эдуард Касыймов, Ямаш Игәнәй, Нәҗип Мадъяров, Марсель Гыймазетдинов, Фазыл Шәех, Нурлыбанат Вәлиева, Зирәк Садыйкова, Шәмсия Дадина, Миңлеһода Хафизова, Гарәфи Әгъләмов, Роза Мөбарәкшина һәм башкалар хезмәт куя.

Газетабыз хезмәткәрләре илебез халкы өчен иң авыр вакытларда – дәһшәтле сугыш елларында Ватанны саклаудан да читтә калмый. Бөек Ватан сугышы башлануга, ир-атлар фронтка китә. Редакциядән киткән 12 кешенең икесе генә әйләнеп кайта. Газетаның җаваплы сәркатибе Ш.Абдуллин, әдәби хезмәткәр Хәбра Рахман яу кырында һәлак булалар. Сабир Сафиуллин сугышның беренче көннәреннән алып, ахырына кадәр фашистларга каршы көрәшә, сугыштан соң “Сталин юлы” газетасының редакторы була. Вәгыйз Вәли улы Вәлиев сугыштан соң Балтач районында эшли, 1962 елда аны Алабугага күчерәләр.“Яңа Кама” газетасында ул директор урынбасары булып 1975 елга кадәр хезмәт куя.

Бүген көндә газетабыз белән хезмәттәшлек иткән талантлы шәхесләр дә шактый: шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова, Рәфыйк Мәхмүдов, Сания Исмәгыйлева, Хашия Төхбәтуллина, Рафис Заһидуллин, Миңнур Сафиуллин һәм башкалар. Зөлфия Примакова күп еллар газетабызда тәрҗемәче булып эшләп, лаеклы ялга китсә дә, газета битләрендә үзенең язмалары белән укучыларыбызны сөендереп тора.

Әйдәгез, хәзерге вакытта “Алабуга нуры” газетасында эшләүче хезмәткәрләр белән дә танышыйк.

Сабина Качаева – “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарының баш мөхәррире

Ул басмаларны 2019нчы елдан җитәкли. Газетаны заманча бизәү, яңа темалар тәкъдим итү, туктаусыз эзләнү, бихисап идеяләр, көтелмәгән чишелешләр, эксклюзивка һәм идеалга омтылыш – болар Сабина Равил кызының эш стиле. Ул чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, төрле ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын таба белә, һәрчак ярдәмгә әзер. Менә шундый сыйфатлар хас безнең баш мөхәрриребезгә.

Гөлнур Якупова – мөхәррир

Ихлас, тыныч, сабыр, пунктуаль – Гөлнурның холкы әнә шундый. Редакциягә килгән хатларны барлау, аларны газетада бастыруга әзерләү, шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган чараларга барып, газетага кызыклы материаллар язу, очсыз-кырыйсыз отчетлар, почтага килгән хәбәрләрне сәгате-минуты белән электрон сайтка урнаштыру, язмалардагы хаталарны тикшерү, газетаны басмага җибәрү... Ул газетаның һәр чыгарылышы өчен җаваплы. Гөлнур башкача эшләүне күз алдына да китерми.

Альбина Кельш – тәрҗемәче

Һәрчак шат һәм көләч, тапкыр сүзле, актив, тәвәккәл, киң күңелле, үзендәге шәп кәефне башкаларга күчерә белә, оптимист. Бу сүзләр нәкъ менә Альбина турында. Үз эшенең остасы, һәр язманы җиренә җиткереп, барлык нечкәлекләрен уйлап тәрҗемә итә. Эш өстәлендә сүзлекләрнең ниндие генә юк! Бернәрсә дә аның күз карашыннан читтә кала алмый: хаталар, логик җитешсезлекләр – барысы да тикшерелә, ассызыклана һәм төзәтелә. Аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Альбина һәрвакыт язмага рубрика яки исем уйлап табарга, бераз төгәлсезлек киткән урыннарда фикерне дөрес итеп формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Фирдәвес Хуҗин – штаттан тыш хәбәрче

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин бүген дә безнең белән хезмәттәшлекне өзми. Аның газетада басылган мәкалә, очерк, хикәяләрнең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә әһәмиятле проблемалар күтәрелә. Авторның язмалары төрле өлкәләргә кагыла: сәясәт, тарих; ил, халык бәхете өчен көрәшүче якташларыбыз язмышы, аларның күрсәткән батырлыклары, районыбыз авыллары тарихы һәм башкалар. Фирдәвес Хуҗин – искиткеч талантлы шәхес, һәрвакыт эзләнүчән, иҗади, туры сүзле, башкалар иҗатына берничә җөмлә белән гаҗәеп төгәл итеп бәя бирә ала.

 

Наталья Ерохина – Алабуга нурыгазетасын версткалаучы

Яңа идеяләр белән янып яшәүче, креатив, иҗади, шат йөзле, позитив кеше ул. Никадәр көчле, кызыклы язмалар булмасын, газетаны версткалаучыдан башка халык тарафыннан көтеп алына торган һәм куелган таләпләргә җавап бирерлек басма туа алмый. Версткалаучы хезмәтенең үз үзенчәлекләре бар. Монда һәр яклап якын килә белү кирәк, чөнки укучы игътибарын җәлеп итүдә матур бирелеш тә хәлиткеч роль уйный. Наталья Ерохина һәрвакыт иң кулай вариантны сайлап ала белә, нәтиҗәдә, “Алабуга нуры” битләре күпсанлы укучыларның зәвыгына туры килерлек итеп формалаша.

Редакциядә эшләү – ул бетмәс-төкәнмәс иҗади процесс, даими үзгәрешләр, хәрәкәт һәм төрле катлаулы хәлләрне хәл итү. Кайвакыт редакция хезмәткәрләре бик арый, әмма төрле кешеләр белән аралашудан һәм шатлыклы вакыйгалардан илһам ала. Үзара ярдәмләшеп, бер коллективта бердәм булып эшләүләрен дәвам итәләр. Бары тик шулай булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бәйрәмебез безнең өчен генә түгел, чөнки заман кешесенең тормышын газета-журналсыз күз алдына да китерүе кыен. Халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, көндәлек тормышыбызны яктыртучы тармакта эшләвебезгә без бик шат.

Безнең белән бергә булган даими укучыларыбызга, хезмәттәшлек күрсәткән бөтен кешегә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев