Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без әле дә бергә икән

Менә тагын бер ел артта кала бара. 2012 ел укучыларыбыз күңелендә шатлыклы да, борчулы да вакыйгалары белән истә калыр.

Шатлыклы, чөнки көннәребез имин, илебездә татулык, муллык. Бүген халкыбыз яшәү мәгънәсен, хезмәтнең тәмен тоеп, үзенең хәләл көче белән дөнья көтә. Зыялы милләттәшләребез, илебезнең кайсы гына почмагында яшәмәсен, татарның миллилеген, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен зур көч куя. Декабрь башында Бөтендөнья Татар Конгрессы корылтае үтте. Анда милләтебезгә кагылышлы проблемалар күтәрелде, ирешкән уңышларыбыз турында сүз барды. Бүген районыбыздагы бердәнбер татар газетасы "Алабуга нуры" 20 елдан артык дөнья күреп килә икән, бу сезнең ярдәмегез һәм булышлыгыгыз белән, кадерле укучыларыбыз. Борчулы, чөнки бүгенге сәясәтчеләребез, федераль хакимият милли телләрне өйрәнү һәм куллану даирәсен кысрыклый бара. Шуңа да карамастан, үз тамырларына, нәсел-ыруының сакланып калуына битараф булмаган патриотларыбыз аны үстерү, куллану даирәсен киңәйтү өлкәсендә армый-талмый эшли, көрәшә. Ә көрәш җиңел бирелми.

Без дә көчебездән килгәнчә, татар дөньясы, андагы яңалыклар белән сезне даими таныштырып барырга тырышабыз, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезгә кагылышлы язмалар белән сезне шатландырабыз. Быел газетада авыл җирендә яшәүче уңган-булган милләттәшләребез турында да бик күп язмалар чыкты. Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез һәм прозаикларыбызның әсәрләре газетада урын алды. Газета битләрендә балалар иҗатына да киң урын бирелә: каләмеңне ал да яз гына! Без алга таба да татар яшьләрен, мәктәп укучыларын хезмәттәшлеккә чакырабыз. Киләсе елда да бергә булыйк! Районыбыз җирлегендә татар теленең сүнүенә ирек куймыйк!

Кояш Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев