Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Без сезгә генә өметләнәбез”

Хашия Төхбәтуллина һәм Вәлирахман Һадиуллин район башлыгы Геннадий Емельяновка шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итте. Аларны берьюлы берничә мәсьәлә борчый, шул исәптән юлны ремонтлау һәм балалар мәйданчыгы төзү.

Аларның сүзләренә караганда, Татарстанның 40 еллыгы урамында асфальтланмаган юл участогы бар. Анда бөтен яңгыр суы җыела, ә коры көннәрдә тузан оча.

− Әлеге мәсьәләне урында комиссия белән тикшерегез, бергә юлны карагыз. Быел аны төзекләндерү планлаштырылмаган булса, киләсе елда моны эшләргә кирәк, − дип мөрәҗәгать итте район башлыгы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшинга.

Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр урамнарында “зебра” төшерүләрен сорадылар, чөнки, алар фикеренчә, анда хәрәкәт бик көчле.

Сезнең юл 4-5 нче категориягә карый, анда тамга куймаска мөмкин. Бездә интенсиврак хәрәкәтле юллар бар, − дип аңлатты Кирилл Мокшин.

Геннадий Емельянов барлык мәсьәләләрне анда яшәүчеләр белән хәл итәргә кушты.

− Без сезгә генә ышанабыз, − диделәр Хашия Тимерхановна һәм Вәлирахман Хәбибрахман улы район башлыгына.

Наталья Курдюкованың баласы 22нче балалар бакчасына йөри. Аны бу учреждениедә балалар мәйданчыгының торышы борчый.

− Узган ел мин сезгә шушы ук мәсьәлә буенча кабул итүгә килгән идем. Мәйданчыкны өлешчә ясадылар – верандалар торгызылды, әмма территория үзе шул ук хәлдә калды. Балалар өчен якты, спорт элементлары булган мәйданчык булдырасы килә, − диде хатын-кыз.

Район башлыгы төзекләндерү буенча кирәкле эшләр күләмен карарга һәм аларны башкару өчен нинди сумма кирәклеген исәпләргә кушты.

− Программада ул киләсе елга калачак, әмма инвесторлар тапсак, быел ук мәйданчыкны төзекләндерү процессын тизләтеп булачак, − диде Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев