Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без сезнең мәсьәләне хәл итәрбез

Коммунальчылар белән бәхәс барлыкка килгән очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә? Фатир өчен түләүләрнең дөрес исәпләнүен ничек белергә? Бу һәм башка сораулар барлыкка килгән очракта шәһәрнең "ТКХ мәсьәләләре буенча совет" җирле җәмәгать оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шәһәр башлыгы тәкъдиме белән барлыкка килгән бу группа алабугалыларга ТКХ мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Оешманың барлык әгъзалары ирекле башлангычта эшли, алар халыкны көн саен шәһәр хакимияте бинасында кабул итә.

- Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, - дип сөйли коммуналь өлкәдә зур тәҗрибәсе булган ТКХ мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Анатолий Бурдин. Безнең төп бурычыбыз - шәһәрдәге барлык хезмәтләрнең бердәм эшен җайга салуга ярдәм итү. Алар халык зарларын үз вакытында хәл итәргә тиеш. - Без шәһәр, предприятие, идарәче компания җитәкчеләре белән бергә эшлибез. Алабугалыларның хокукы бозылган очракта шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итәргә, гаеплеләрне судка бирергә хокуклы. Гадәттә моңа кадәр барып җитми.

Инициатив группага барыннан да ешрак кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Хәзер менә электр энергиясе өчен ОДН исәпләүләре үзгәрде, халык та шул сорау белән күбрәк килә башлады, диләр инициатив төркем членнары. Ә менә газ белән тәэмин итү буенча зарланулар юк диярлек.

Җәен килүчеләр азрак, ә көзен, җылыту сезоны башлану белән сораулар бик күп туачак.

- Без һәрбер кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Тик проблеманы хәл итү еш кына озакка сузылырга мөмкин. Шулай да, мәсьәләнең 30 проценты ай дәвамында хәл ителә. - ди Анатолий Бурдин. - Күптән түгел безгә бер алабугалы мөрәҗәгать итте. Күршеләренең планировканы үзгәртү нәтиҗәсендә вентиляциясе ябылган. Әлеге мәсьәлә белән без ике ай шөгыльләндек һәм аны хәл итүгә ирештек.

Тик, кызганыч, кайбер проблемалар группа компетенциясендә түгел. Мәсәлән, җәмәгать мунчасында сауна ни өчен эшләми дип сораган ханымга, шәхси милек булган саунаның үз-үзен акламаганга ябылганлыгын аңлатырга туры килде.

- Безгә килергә дә, 3-00-19 телефоны буенча шылтыратырга да була, - диде Анатолий Бурдин.

"ТКХ мәсьәләләре буенча совет" халыкны дүшәмбе-җомга көннәрендә 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр проспекты, 30 нчы йорт, 15 нче кабинетта кабул итә.

Динә Насибуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев