Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без сине юксынабыз, Асия!

23енче сентябрь. Җәйге көнгә охшаган алтын көз көне. Асиянең гаиләсе, туганнары, якыннары өчен матәм көне.

Хезмәт кенәгәсендә бер генә һөнәр күрсәтелгән, мәктәп бусагасыннан соңгы көннәренә кадәр савымчы булып эшләп, алдынгылыкны беркемгә дә бирмичә, һәр елны Сабантуе бәйрәмендә олы бүләкләргә һәм Сабантуе флагын күтәрүгә лаек булган, өч ир баласы өчен кадерле әни, тормыш иптәше Галиәхмәтнең сөекле пар канаты, сыйныфташлары өчен чын дус, укыткан укытучылары өчен пөхтә, тыныч, сабыр, тырыш укучы булып хәтердә уелып калган Асия Нәкыйп кызын вакытсыз, бик иртә соңгы юлга озаттык.
Асиянең бәхиллеген алып, аны соңгы юлга озатырга килүчеләр бихисап иде. Күктәге кояш та, җәй уртасына охшаган якты нурлары белән, гомеренең җәендә йөрәге тибүдән туктаган Асиянең җеназасын соңгы тапкыр иркәли кебек.
Бакчада Асиянең үз куллары белән утырткан җиләк-җимеш агачлары, үсентеләре, матәм көнен тойгандай, башларын җиргә игәнгә охшаган.
Өч улы, өч йөрәк җимешләренең түбәнгә таба юнәлгән моңсу күз карашларыннан:
Их, яшисе иде, әни, озак еллар,
Безнең кадер-хөрмәттә.
Без бит сине яраттык,
Назларың сакланыр мәңге йөрәктә
, — дигән сагышлы сүзләрне тоемларга мөмкин иде.
Асияне бакыйлыкка озатып, белгән догаларыбызны укып, изге теләкләребезне теләп басып торган бер төркем сыйныфташлары, якыннары баш очыннан көтүе белән торналар каңгылдашып очып үттеләр. «Асияне озатырга торналарга кадәр очып килгәннәр», — диюгә, очып узган торналар кире борылып килеп, чоңгылга эләккән су кебек, Асия яшәгән йорт, безнең баш очында шактый вакыт, түгәрәк ясап, каңгылдашып әйләнделәр. Ни булды бу? Асияне алып китүче фәрештәләрме? Әллә Асиянең җаны: «Бер җылы сүз әйтергә теләүче булмады мени?» — дип, безнең баш очында торналар булып очтымы? Рәнҗеп китмә, Асия!
Теләдек, бик теләдек, тик бары да шундый тиз булды... Күз ачып йомганчы, синең җеназаңны күтәреп тә киттеләр. Шулай тиеш булгандыр инде. Син безнең күңелләрдә чын дус, барлык тормыш авырлыкларын уфтанмыйча үткәреп җибәрергә тырышкан, хезмәт сөючән, тырыш, сабыр, эшчән хатын-кыз, оста хуҗабикә, балаларың өчен сөекле әни, Галиәхмәтеңә тугрылыклы тормыш иптәше, туганнарың өчен эчкерсез сеңел һәм апа булып мәңге сакланырсың.
Асиянең бертуган абыйсы Вахит хатирәләре:
— Асия 1966 елның 15 маенда, табигать уянган вакытта дөньяга килде. Аңа исемне әбием кушты. Ул туганда миңа 3 яшь иде. Балачакны бик хәтерләмәсәм дә, үсмер чакта су буенда балык сөзгән, су кергән чаклар истә. Әти белән әни чапкан печәнне җыю, әйләндерү, урманнан атка төяп алып кайткан утынны кисү кебек эшләрне дә бергә башкардык.
Асия бик тырыш, йорт эшләрендә әнинең төп ярдәмчесе иде. Аның үсмер чагы әниебезгә фермада сыер саварга булышып үтте. Җәй буе җәйләүдә, кышын — фермада булды ул.
Һәрчак туры сүзле, ярдәмчел, саф күңелле, эчкерсез сеңлемне вакытсыз югалту бик авыр.
Сөекле сеңлем Иске Юраш авылы егете Галиәхмәт белән гаилә корып, өч ул үстерделәр. Алар гаиләсе белән аралашып яшәдек.
Сыйныфташы Рәмзия Хәйдәрова (Шәйхетдинова):
— Без Асия Нәкыйп кызы Хөсәенова белән 10 ел бергә укыдык. Балачак һәм мәктәп еллары матур хатирәләре белән истә калган. Кечкенә чакта Асияләргә җыелып, өй тутырып уйный идек. Без бит анда 5-6 бала, үзләре өч туган. Бер вакытта да әбиләре дә, әти-әниләре дә безгә караңгы чырай күрсәтмәделәр, киресенчә, ашатып, чәйләр эчертеп җибәрәләр иде. Бик матур гаиләдә тәрбияләнеп үсте Асия.
Ә үсмер чорында, савымчы булып эшләгән әниләребезгә ел әйләнәсендә ярдәм итүдә булдык без.
Асиябезне бик юксынабыз. Урыны оҗмахта булсын, Раббым! — дип тәмамлады сүзен сыйныфташы.
«Оясында ни булса, очканында шул булыр», — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Асия әбисе, әти-әнисе кебек киң күңелле, ярдәмчел, тырыш булып үсә. Яшьтән эшкә күңел биргән кеше тормышта үз урынын тапмый калмый. Кешеләр белән генә түгел, малкайлары белән дә уртак тел таба белгән Асия дә тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә зур күрсәткечләргә ирешеп, бик күп мактау хатларына, грамота, зур бүләкләргә лаек була.
Асиянең җитәкчесе, сыйныфташы «Яңа Юраш» агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗанов Асиянең бик иртә бакыйлыкка күчүе аның гаиләсе, якыннарының гына түгел, бөтен коллектив өчен зур югалту булуын, Асиянең хуҗалыкта иң алдынгы савымчы булып, бик күп мактау кәгазьләренә, бүләкләргә һәм хәтта Республика буенча уздырылган ярышларда да призлы урыннарга лаек булуын ассызыклады.
Исеме җисеменә туры килгән, гаиләсен һәм якыннарын гына түгел, сөтлебикәләрен дә тынычландыру, юату сыйфатына ия булган, олы йөрәкле, хезмәт сөйгән, кешелекле Асиябезне юксынабыз.
Җаның рәхәттә, урының җәннәттә булып, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрең якты булсын, Асия! Тыныч йокла!
Сыйныфташлары исеменнән сыйныф җитәкчесе Рәмзия КӘРИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев