Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Алабугада Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

Бүген Алабугада унике милли-мәдәни берләшмә бар, һәм аларның барлык эшчәнлеге иҗатка һәм тынычлыкка юнәлгән. 

Алабугадагы Татарстан халыклары ассамблеясе миграция хезмәте һәм Эчке эшләр бүлеге белән бәйләнештә. Җирле хакимият тарафыннан да билгеле бер ярдәм бар. Шулай ук дини җәмгыятьләр кергән координация советы булдырылды.

Шәһәр Мәдәният сараенда 21 халык коллективы эшли, аларның һәркайсы үзенчәлекле. Иң активы — 2007 елның июнендә Алабуганың 1000 еллыгына оештырылган «Инвожо» удмурт җыры фольклор ансамбле. Ансамбль ел саен чәчү бетүгә билгеләп үтелә торган «Гырон быдтон» бәйрәмендә катнаша. Удмуртлар — Алабуга җирендә яшәүче иң актив милләт. Рус җәмгыяте дә аларныкыннан калышмый, аңа Мәдәният сарае директоры Елена Морозова җитәкчелек итә. Алар һәр ел «Каравон» рус фольклоры Бөтенроссия фестивалендә катнаша. Чуваш ансамбле юк, ләкин безнең шәһәрдә яшәүче чувашлар бик актив. Керәшеннәрнең «Ак каз» ансамбле «Питрау» мәдәни фестивалендә катнаша. Муниципалитет булышлыгы белән һәр милли бергәлекнең шундый чараларга йөрү мөмкинлеге бар. 

Иске Күклек авылында мари мәдәниятенең милли музее бар. Марилар җәмгыятенең рәисе — Людмила Сәлахова, «Ош Пеледыш» мари ансамблен дә ул җитәкли. 

— Минем әзербәйҗаннарны да билгеләп үтәсем килә. Аларның җитәкчесе — Зевар Оруджева. Ул күп кенә чараларның иганәчесе булып тора. Аларның үз ансамбле юк, әмма бу милләтнең һәр вәкиле бик талантлы. Замира Вепай кызы һәм Әнвәр Равил улы Җоманиязовлар — төркмәннәр — шулай ук искиткеч кешеләр. Бүген КФУның Алабуга институтында мең төркмән студенты укый һәм ирле-хатынлы Җоманиязовлар аларның барысы белән дә бәйләнештә. Замира Вепаевна үзе элек КФУда эшләгән, шуңа күрә студентларны үз балалары итеп саный, алар белән мәчеткә йөри. Гомумән, милли җәмгыятьләр турында күп һәм озак сөйләргә мөмкин, аларның һәрберсе үзенчәлекле, — ди Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабугадагы вәкиллеге директоры Зөләйха Әмирбәкова.

Зөләйха Вакыйф кызы — лезгин милләтеннән, Алабугада туган. Ул 3 бала үстерә, алар барысы да туган телләрендә сөйләшә. Аларның Алабугада төпләнеп калган гаиләсе 50 кешедән тора, алар арасында табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, режиссерлар, Татарстанның һәм Россиянең атказанган эшлеклеләре. Алар барысы да Алабуга җирендә үз эшен тапкан, төрле милләт кешеләре белән аралашып яшиләр, эшлиләр, иҗат итәләр. Безнең районда 40тан артык милләт вәкилләре исәпләнә. Әйтергә кирәк, быел «Милли мәдәниятләр үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма «Дагыстан халыклары мозаикасы» этномәдәни фестивале" проекты белән чыгып, ТР Министрлар кабинеты грантына Республика конкурсында җиңүче булды.

— Мин ышанып әйтә алам: бездә шәһәр һәм районыбызның бөтен халыклары, мәдәниятләре һәм диннәре арасында үзара ихтирам һәм хезмәттәшлекнең тотрыклы традицияләре урнашты, — дип өстәде Зөләйха Әмирбәкова.
Бу бердәм оешманың ниятләре зурдан. Хыяллары да бар — заманча Халыклар дуслыгы йорты.

Фото: Зөләйха Әмирбәкова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев