Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш адым

Кичә Алабугада моношәһәрләр буенча киңәшмә булды. Район башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә шәһәр халкыннан сорашу буенча шәһәрне төзекләндерүдә билгеләнгән беренче биш адымның һәркайсына тукталып, киләчәккә планнар корылды.

Алабуга яшәү тирәлеген төзекләндерү буенча федераль проектта катнаша. Халык күп йөри торган җәмагать урыннарының берсе булган "Чебурашка" -балалар паркы төзекләндерүдә беренче адым. Парк территориясенең мәйданы 3,1 гектар урынны били. Элегрәк шәһәрдәге төп чаралар монда үткәрелгән, яңа ел чыршысы да нәкъ менә бирегә куела торган булган.

- Бәйрәм чыршысының берсен "Чебурашкага" куярга кирәк, - диде.

Монда шулай ук атракционнар зонасын яңарту, кафе ачу һәм боз мәйданчыгы ачу көтелә. Соңгысы бигрәк тә отышлы, чөнки әлеге территория ике парк уртасына туры килә, ягъни кеше күп йөри торган урын, нәтиҗәдә ул бушап тормаячак.

Киләсе адымнар булып "Иске Мәйдан" паркын үзгәртеп кору, Казан урамындагы биналар комплексын ревитализацияләү, шәһәр мәдәният йортын һәм аның территориясен төзекләндерү. Шәһәр мәдәният йортын төзекләндерүгә килгәндә, моңа бина фасадын, үзәк сәхнәне яңарту һәм музыкалы фонтан урнаштыру керә.

Планда булган бишенче адым - хирург Леонид Нечаев исеменә сквер кую. Әлеге сквер 4 нче микрорайонда, Леонид Нечаев урамында урнаштырылачак.

Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча урынбасары Ольга Никитина:

- Яңа скверны төзү проекты үз эченә балалар өчен уен мәйданчыгын, урам тренажерлары куелган ял итү урынын, клумбаларда чәчәкләр, алар тирәли эскәмияләр, велосипедчыларга сукмак, хирург Леонид Нечаев исеменә һәйкәл кую, күпкатлы йорт алдына һәм машина юлы белән һәйкәл арасына, юл буйлап агачлар утыртуны үз эченә ала, - дип белдерде.

Нинди агач утыртырга кирәген хәл итү дә мөһим санала. Район башлыгы үзенең фикерен белдерде:

- Юл буена ылыслы агачлар утыртсак, яхшы булыр иде, мәсәлән, туя агачы. Ул тиз дә үсә, матур да, төрле формаларга да кертергә мөмкин.

Алдагы елларда шәһәрдә менә шундый яңа үзгәрешләр көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев