Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш адымда дүрт проект

Инде быел ук Алабуганың җәмәгать урыннары уңайлырак булачак. Шәһәрдә яңа скверлар барлыкка киләчәк, гамәлдә булган ял итү урыннары төзекләндереләчәк.

Болар барысы да Алабуганы моношәһәрләр программасына кертү аркасында тормышка ашырыла. Төп үзгәрешләр "Төзекләндерүнең биш адымы" программасы буенча узачак.

Без инде программага кертелергә ниятләнгән проектлар турында язган идек. Эш барышында дүрт проект расланды, һәрберсенең җитәкчесе, этаплары һәм башкарылу вакытлары билгеле.

Беренче проект - "Хирург Нечаев исемендәге сквер төзү". Җитәкчесе - "Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МУП директоры Алексей Ферт. Сквер Нечаев урамы буенча 10 нчы йорт янында урнашачак. Узган елны бу йортта яшәүчеләр шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов ярдәме белән әлеге мәйданны яуладылар, биредә сату үзәге төзелергә планлаштырылган иде. Якын киләчәктә алар сукмаклар буйлап йөри, эскәмияләргә утырып китап укый алачак. Проект инде финансланган.

Икенче проект - "Собор мәйданын ревитализацияләү". Җитәкчесе - перспектив социаль-икътисади үсеш Палатасы рәисе Денис Хәмидуллин. Спас соборы янындагы скверны җимереп, амфитеатр төзү һәм 21 машина кую урыны оештыру планлаштырыла. Бу проектның чынга ашырылуы август башында, Спас ярминкәсенә булыр дип көтелә. Яңгыр булмаса, иртәрәк тә төгәлләргә мөмкин булыр иде. Чиркәүгә йөрүчеләр дә сөенә.

- Мин соборга еш киләм, монда утырып ял итәргә мөмкин булачагы яхшы гына, - ди алабугалы Мария Стрельцова.

Проект турында сөйләшкәндә, шәһәр башлыгы янәшәдә урнашкан кызылармеецларның туганнар каберлеген төзекләндерү мәсьәләсен карарга кушты.

Өченче проект - "Иске Мәйдан" паркын яңартып төзү". Җитәкчесе - райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәфкать Сәффәров. Быел бу зур проектның беренче этапы - Пионер паркыннан алып "Чебурашка" паркына кадәр өлеше тормышка ашырылачак. Монда сукмаклар, эскәмияләр, бер өлеше инде әзер булган кечкенә архитектур формалар барлыкка киләчәк.

Эшне башкаручылар әлегә бөтен серне ачып бетерми, ләкин инде фикерләренең оригиналь булуын әйтергә була. Төзекләндерүнең икенче этабы соңрак башкарылачак. Яңартып төзеләсе җирнең гомуми мәйданы 11 гектар җир тәшкил итә.

Дүртенче проект - "Чебурашка" паркы". Җитәкчесе - райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура сораулары буенча урынбасары Ольга Никитина. Соңгы елларда җирле балаларның яраткан ял итү урыны бөтенләй коточкыч хәлдә. Хөкүмәт территорияне муниципаль милеккә кайтарды, ләкин элекке арендалаучы бу урыннан иске карусельләрне алырга ашыкмый, шуңа да үзгәртүне башлау тоткарлана.

Әлеге дүрт проекттан тыш, Алабугада шулай ук, тротуарлар җәеп, Нефтьчеләр проспектын уңайлыландыру, Танайка шоссесы төзекләндерү, анда тротуарлар һәм яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев