Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Битлек киегез»: Алабуга халкы җәмәгать транспортында битлек режимын үтиме?

Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять һаман да киеренке булып кала.

Бу хакта «эшлекле сишәмбе» вакытында шәһәрнең төп трибунасыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов белдерде. Ул планеркада катнашучыларга предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә профилактика чараларын үтәүгә аерым игътибар бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул шәһәр халкына да шәхси гигиена чараларын, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Мәсәлән, җәмәгать транспортында коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы аеруча зур. Сүз уңаеннан, автобусларда пассажирлар һәм машина йөртүче битлекләрдә булырга тиеш. Моны хокук саклау органнары да контрольдә тота, рейдлар үткәрә. Шәхси саклану чаралары булмаган очракта, кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелә.
Без алабугалыларның әлеге кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерергә булдык һәм шәһәр транспортында йөрдек.
Шулай итеп, «3нче мәктәп» тукталышында 6нчы маршрут автобусына утырып, без шәһәрнең аскы өлешенә юл тоттык. Минем белән бергә салонга битлексез бер егет керде. Автобус шыгрым тулы иде һәм аягүрә басып, бер-береңә терәлеп барырга туры килде. Әмма алабугалы социаль дистанциянең булу-булмавына да игътибар итмәде.
— Битлек киегез, — дип мөрәҗәгать итте аңа автобус йөртүче.
Зур канәгатьсезлек белән ул шулай да битлекне кесәсеннән чыгарды һәм киде. Шундый ук хәл тагын берничә тукталышта кабатланды — автобуска кешеләр битлексез керде. Аларның һәрберсенә шофер кисәтү ясарга мәҗбүр булды. Әңгәмә барышында ул мондый хәлләрнең сирәк булмавы турында әйтте.
— Еш кына битлекләрсез яшьләр керә, өлкән буын үзләрен игътибарлырак тота, − ди шофер.
3"а" санлы маршрут буйлап йөрүче автобуста вәзгыять башкачарак булып чыкты. Автобус йөртүчесе дә пассажирлар битлек кия, дип билгеләп үтте.
Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык гражданнар да әлеге вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламаган. Кызганычка каршы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тәкъдимнәрен үтәмәгән очракта, алар үзләре генә авырып калмыйча, башка кешеләргә дә вирусны йоктырырга мөмкин. Ә бит алар арасында хроник авырулары булучылар һәм өлкән яшьтәгеләр дә бар — мондый кешеләргә коронавирус инфекциясе җитди сынау булырга мөмкин. Аларның күбесе бу көннәрдә өйдә калырга тырыша. Сүз уңаеннан, 58 волонтер 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дару һәм азык-төлек китерергә әзер. Моның өчен үз эшен яңадан башлап җибәргән «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» һәм «Алабуга психоневрология интернаты» социаль учреждениеләре карантин режимына күчерелгән. Вакытлыча, махсус боерыкка кадәр, район территориясендә мәдәни-массакүләм, спорт һәм башка чаралар уздыру туктатылды. Республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, якын арада коронавирус инфекциясе таралуга каршы башка чаралар куллану күздә тотылмый. Билгеләнгән таләпләрне үтәү дә җитә дип санала, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев