Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бизнес-десант”: эшмәкәрләргә киңәш бирделәр

Алабугада проект кысаларында семинар булды.

Бизнес-десант бушлай семинарлар сериясе. Анда эшкуарларның проблемаларын чишү юллары турында фикер алышалар. Алабуга эшмәкәрләре өчен мондый киңәшмәләр ят түгел. Монысы – өченчесе, әмма ул яңалыктан башка үтмәде, аны “эшлекле иртәнге аш” рәвешендә оештырдылар.

Төп тема – тикшерүләр, чөнки күпчелек бетмәс-төкәнмәс штрафлардан зарлана.

− Тикшеренүчеләрдә “таяк” системасы, шуңа күрә күп штраф салалар, аның күләменнән тора бит, премия алалармы-юкмы, − диләр алабугалы эшмәкәрләр.

Шулай да, “Бизнес-десант” вәкилләре ышандыруынча, прокуратура бу системаны тыйган, һәм штрафлар төгәлсезлекләр булганда гына салына.

Тикшерү эшен җиңеләйтүне күздә тотып, бүген Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек өчен махсус портал – “Сыналган бизнес” мәгълүмәти интернет-журнал булдырылды.

Очрашу вакытында эшмәкәрләргә тәкъдимнәре белән порталны булдыручының үзенә – Сергей Кощеевка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек булды.

− Әлегә сайт эшләнелә генә, ләкин сезнең тәкъдимнәрне кабул итәбез. Исәпкә алынсын өчен, аларны махсус рәвештә сайтта калдырырга кирәк. Элемтә өчен үзегез турында белешмә калдырырга онытмагыз.

Иң яхшы тәкъдимнәрне “Ел эшмәкәре: Алтын көз-2017” конкурсында билгеләп үтәчәкләр. Бу беренче чиратта – мәгариф проекты. Сайтны 9 гыйнварда эшләтә башларга ниятлибез, ул бик хәрәкәтчән ресурс булачак, анда эшмәкәрләр бар мәгълүмәтне бер урында табачак, − диде ул.

Шунда ук, эшмәкәрләр танып белсеннәр өчен, сайтта тикшерүчеләр турында, аларның фотолары белән бүлек ясарга тәкъдим  ителде, тикшерүчеләр дә үз абруен саклар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев