Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләк артыннан – кибеткә

Җиңү бәйрәме уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына бүләк әзерләү һәм бирү мәсьәләсе хакимияттә күптән күтәрелгән иде, тик менә кайбер ветераннар бүләкләрен эзләп халыкны социаль яклау үзәге яки редакция бусагасын таптап йөрергә мәҗбүр булды.

Социаль хезмәтләрдә барлык мәгълүматлар инде компьютерлашкан булуга карамастан, изге ният тулысынча һәм кирәгенчә үтәлми кала бирә, ә отчетларда җаваплы затлар барысын ал да гөл итеп күрсәтергә маһирланып китте. Күршесенә килгән күчтәнәчне күреп нәүмизләнгән хезмәт фронты ветераннары, кулларына таяк тотып, әле дә булса социаль оешмаларга юл тотарга мәҗбүр.

Бүген без үзебезгә юлланган хатларның берсен сезнең игътибарга да җиткерәбез.

"Мин, Гарифуллин Тимерхан Зиннур улы, 1932 елда дөньяга килгәнмен. Балачакта ниләр күргәнемне, баштан ниләр кичкәнне сөйләп тормыйм: минем чордашлар барысы да авыр сугыш елларын җилкәсендә күтәргән кешеләр. Алар мине аңлар, дип уйлыйм.

Әтием 1941 елда Алабуга районы, Ядегәр авылыннан сугышка алынды, ул чакта миңа 9 яшь иде. Без үскәндә тамак ач, өс ялангач булды. Кечкенәдән колхоз басуында өлкәннәр белән бергә эшләп үстек.

Бәлки минем сүзләргә сез дә колак салырсыз дигән өмет белән хат юлларга булдым. 9 Май Җиңү көненә барлык ветераннарга бүләк булачак дип вәгъдә иттеләр. Кемдер аны вакытында алды, кемдер үзе эзләп йөрергә мәҗбүр булды. Минем эшләп пенсиягә чыккан урыным юк (хәер, хәзер күпләр "неорганизованный пенсионер" дип йөртелә -ред.) . 11май көнне (язуны укып булмады, без аны социаль защитадыр дип уйладык) халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иттем. Анда "син шундый магазинга беркетелгән" дип, чыгарып җибәрделәр. Шулай итеп мин магазин эзләп йөрергә мәҗбүр булдым. Сугыш ветераны дәрәҗәсендәге кеше шулай итеп кибет эзләп йөрергә тиеш идеме?"

Әлбәттә, редакциягә хат юллаган Тимерхан абый берьялгызы түгел. Без мондый очраклар белән быел еш очраштык. Олы кешене бер урыннан икенче урынга тилмертеп йөрткәнче, юк-бар эшләргә тартыла торган волонтерларны менә шушындый игелекле эшкә җигү кулайрак булыр иде бит. Юкса бәйрәм алдыннан аларны рәсемгә төшерү максатыннан ветераннар янына алып барулар булды бит. Югыйсә, бәйрәм үткәч тә әле район башлыгы социаль хезмәтләргә исемлекне яңадан барлап, бүләксез калганнардан гафу үтенергә, бүләкне өйләренә илтеп бирергә кушкан иде. Димәк, без һаман элеккечә матур отчетлар бирергә генә сәләтле булып калабыз. Газета битендә урын алган әлеге язманы, бәлки җаваплы чиновниклар күреп алыр һәм үзләренә тиешле нәтиҗә ясар. Шулай булмаганда, аларны ник әле җылы урыннарында тотарга?

Ш.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев