Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Борылыш кайда?

Үткән чәршәмбедә район башлыгы чираттагы кабул итүне үткәрде.

Валентина Костина Иске Армалы авылында яшәүче әнисенең өендә бер ай дәвамында су юклыгына зарланып килгән.

– Бездә 18 июньнән алып колонкадан су килми. Анда җәйге суүткәргеч тоташтырылган. Йортыбыз тауда урнашкан, бәлки су шуңа килмидер, – ди Валентина Костина.

– Иске Армалы һәм Яңа авыл суны бер скважинадан куллана. Кыенлык суүткәргечнең җәйге вакытка гына тоташтырылуында. Бу проблема аларда гына түгел. Яңа авылда аста урнашкан йортларда су бар, ә өстәгеләргә барып җитми. Элегә бер сәбәпне таптык: эш торбаларны дөрес тоташтырмауда. Шуңа күрә анда чүп тыгылган. Хәзер без өч йөз метр кишәрлектә шул урынны табарга тиеш. Бу атнада эшне дәвам итәбез, – диде “Махсус икътисади зона” АҖнең су белән тәэмин итү һәм суүткәрү буенча Департаменты башлыгы Евгений Иванов.

Район башлыгы бу эшләрне атна ахырына кадәр тамамларга кушты.

Хлыстово авылында яшәүче  Әлмирә Гыйздуллина Суүткәргеч тыкрыгының юлын вак таш белән каплауларын үтенеп килгән.

– Без, үткән елдан башлап, төрле инстанцияләрдә булдык. Авыл җирлеге башлыгына, Ислановка, интернет кабул итүгә яздык. Сезнең интернет кабул итүгә язганнан соң, без 2018 елның эшләр исемлегенә кертелдек. 2018 ел килеп җитте, ә безнең тыкрык шул исемлектән төшеп калды, – дип зарлана мөрәҗәгать итүче хатын-кыз.

– Элеге тыкрыкта 450 метр вак таш салырга кирәк, авыл җирлегендә андый акча юк. Гыйздуллина Роман Ислановта булган, мөгаен, ул үткән елда эшләрне планлаштырган булгандыр, без аларны бергә карамадык, – диде Танайка авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров.

– Иң элек бу исемлек безнең өчен әзерләнде. Без анда тыкрыкка вак таш җәюне 2018 елга кертергә теләгән идек. Исемлекне төзедек һәм расладык, дәүләт юл төзелешенә җибәрдек. Аннан лимитлар тәгаенләү турында җавап килде, ягъни, вак таш җәю таләпләре үзгәрү сәбәпле, әлеге урам гына түгел, Алабуга шәһәре дә төшеп калды. Бу 2018 елда исемлектән төшеп калган урамнарны без беренче чиратта 2019 елның исемлегенә кертәбез, – дип аңлатты Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин.

Марина Маина һәм Флера Гайнетдинова район башлыгына М7 трассасында Тарловка авылында яшәүчеләр өчен борылышлы юл булдыру үтенече белән килгән. Әлеге Яр Чаллы юлындагы юл өлеше бүленгәненә инде сигез ел, ләкин борылышы юк. Алабугадан Тарловкага эләгер өчен, Чаллыга барып җитеп, борылырга кирәк. Район башлыгы бу сорауның беренче генә тапкыр күтәрелмәвен әйтте. М7 – федераль трасса, беренче категорияле юл. Муниципальлекнең нинди дә булса төзәтмәләр кертергә хокукы юк, карарлар югарырак дәрәҗәдә кабул ителә. Геннадий Емельянов бу мәсьәләне яңадан күтәреп, тиз арада анык җавап бирергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X