Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурычына тугры калган

“Бердәм Россия” спорткомплексында үткән шимбәдә волейбол турниры узды. Ул үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Кузьмин истәлегенә багышланган иде.

Волейбол турнирын ачуда Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге полиция башлыгы Олег Камалюков, Алабуга ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев һәм Алабуга полициясенең Ветераннар советы рәисе Михаил Красильников катнашты.

Турнирда 4 команда чыгыш ясады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны янгыннан коткару частенең 15нче отряды алды, икенче урында - АМР буенча ЭЭМ бүлеге командасы, Алабуга суворов хәрби училищесе  командасы өченче урынга лаек булды. Призлы урыннарга ирешүчеләр  диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу спорт ярышының төп максаты: тәҗрибә уртаклашу, дусларча мөнәсәбәтләрне үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен тарату, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнед истәлеген мәңгеләштерү.

Юрий Кузьмин Алабуга Эчке эшләр бүлегенең иң яхшы хезмәткәре һәм искиткеч дус булып хәтердә кала. Аянычлы көнне, 20 октябьдә, Юрий Владимир улы гадәти кизү торуда, шәһәребез гражданнарының закон һәм хокук тәртибен саклауларын тәэмин итү сагында була. Юрийның девизы – кыенлыклар һәм куркыныч алдында кире чикмәскә.   Һәм ул соңгы мизгелгә кадәр хезмәт бурычына һүм үзенә тугры калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев