Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурыч үтәлде

Быелның язгы чакырылыш кампаниясе оешкан төстә тәмамланды. Татарстан хәрби хезмәткә чакырылыш буенча куйган бурычны тулысынча үтәде.

Россия Кораллы көчләр сафларына 5 меңгә якын татарстанлы җибәрелгән. Бу хакта 17 июльдә ТР Хөкүмәт йортында ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов рәислегендә узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде.

Беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белемле егетләр чакырылды. Андыйлар 3295 егет, бу округ куйган бурычның 75 процентын тәшкил итә. "Бу соңгы еллардагы иң зур күрсәткечләрнең берсе", - дип ассызыклады Сергей Погодин.

Быел вуз тәмамлаган 7616 егетнең 1461 е хезмәт итәргә җибәрелгән, бу армиягә китүчеләрнең 33 проценты дигән сүз. Урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаган 5362 егетнең 1834е армиягә киткән.

Май-июнь айларында "Казан" тимер юл станциясендә 2 хәрби эшелон формалаштырылды, алар составында 384 егет хезмәт итәргә җибәрелде, аларның 133е хәрби белгечлек алган.

Егетләр хәрби хезмәткә 14 майда җибәрелә башлады һәм бу эш 13 июльдә төгәлләнде. Майда 1360 тан артык кеше армия сафларына җибәрелгән, июньдә - 1890 кеше, июльдә - 1140 кеше. Чакырылыш комиссиясенә барлыгы 23980 егет чакыртылган. Чакырылучыларның 99,5 проценты килгән. Чакырылыш комиссиясенә вуз тәмамлаган 38 егет һәм урта һөнәри белем алган 117 егет килмәгән.

Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай, Азнакай, Чүпрәле, Балтач һәм Минзәлә районнары армиягә киткән егетләр саны буенча лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Равил Моратов башкарылган эшкә йомгак ясап, чакырылыш комиссиясе әгъзаларына рәхмәт белдерде. "Чакырылыш кампаниясе оештырылган төстә узды. Көзге чакырылышка егетләрне хәрби белгечлек буенча әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәк. Әзерлек сыйфатлы булырга тиеш", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев