Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәяләр арта, аварияләр кабатлана

2013 елның беренче яртыеллыгында җылылык өчен быелдагыча түләячәкбез. Бу турыда эшлекле киңәшмә барышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов хәбәр итте.

Җылылыкка бәяләр киләсе елның июлендә артачак дип көтелә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә иң югары сумма нәкъ менә җылылык өчен булуы алабугалылар өчен сер түгел. Меңьеллык шәһәребездә 1 Гкал бәясе НДСтан башка 1263 сум 98 тиен тәшкил итә. Июльдәге бәяләр артудан соң ул якынча тагын 200 сумга кыйммәтләнәчәк.

Ел башында кайнар су һәм торак хезмәтләре бәясе дә шул ук калачак. Соңгы мәртәбә алар быелның сентябрендә арткан иде. Мәсәлән, 1 кубометр суның бәясе (ә бу якынча 3 ванна) Алабугада 110 сум 70 тиен тора.

"Алабуга җылылык челтәрләре" предприятиесе генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Гурьянов үз чыгышында шәһәрне җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү турында сөйләде. Җитәкче әйтүенчә, узган атнада шәһәрдә 19 авария теркәлгән. Шуларның 14е - кайнар су линиясендә барлыкка килсә, 5 авария җылылык челтәрләрендә булган. Үзәк котельныйны туктату сәбәпле, 5 декабрь көнне шәһәрнең өске өлеше тулысынча диярлек җылысыз һәм кайнар сусыз калды.

  • Поставщиклар сыйфатсыз задвижкалар китергәне ачыкланды. Көннәр бераз җылы торганда аларны алыштырырга булдык. Кичкә таба кайнар су һәм җылылык барлык йортларга бирелде, - диде Валерий Гурьянов.

Бүгенге көндә аварияләр сәбәпле Тынычлык проспектындагы 47/16 һәм 31 нче йорт, Яшьләр урамындагы 20 нче һәм Нефтьчеләр проспектындагы 11 нче йорт фатирларында кайнар су юк.

Ләйсән Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев