Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелгы капиталь төзекләндерү тәмамланып килә

Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы бүгенгә 90 процентка үтәлгән.

ТКХ һәм төзелеш департаменты длиректоры Василий Филиппов сүзләренә караганда, Тынычлык проспектындагы 7нче йортта фасад  төзекләндерү буенча эшләр калган. Биредә подъезд тәрәзәләре алыштырылган, керү юллары тәртипкә китерелгән. Подрядчы оешма балконннарны тышлый, ноябрь ахырына бу эшләр төгәлләнәчәк. Шул ук вакытта төзелеш тикшерүе, идарәче компанияләр һәм Торак инспекциясе күрсәткән кимчелекләр бетерелә.

Быел капиталь төзекләндерү программасында 35 йорт катнаша, шуларның 22сендә эш бара, 13е буенча проект-смета документлары әзерләнә. Бу йортлар киләсе елда төзекләндереләчәк. Гадәт буенча, йорт эчендәге инженер челтәрләре, фасад һәм түбә төзекләндерелә, лифт җиһазлары алыштырыла. Соңгысы буенча Тынычлык проспектындагы 22нче йортның 7 подъездында эшлиләр. Лифтлар алыштыру да, капиталь төзекләндерү кебек үк, соңга калыбрак башланган.  

– 24 октябрьдә 4 подъезд өчен җиһаз китерелде. Подрядчы оешма шунда ук искесен сүтеп, яңасын коруга кереште. Лифтлар 25 декабрьгә кадәр алыштырылачак, – ди Василий Филиппов.

Шәһәр киңәшмәсендә ул программа формалашканда йортларны капиталь төзекләндерүдә исәпкә алынмаган нәрсәләр турында сөйләде. Мәсәлән, Нефтьчеләр проспектындагы 185нче йорт фасадында тирән ярыклар барлыкка килүе ачыкланган. Василий Филиппов әйтүенчә, фасадны төзекләндерү буенча җитешсезлекләрне барлаганда, алар теркәлмәгәнгә, әлеге йортка ремонт лимитында аларны бетерү  каралмаган. Быел йортны капиталь төзекләндерү  өчен кирәкле акча 1,5 миллион сум тәшкил итә, бар эшкә тагын 1,5 миллион сум кирәк. Августта йорт бүлмәләренең хуҗалары фасад төзекләндерүне 2019 елга күчерергә карар кылган.

Әйләнеч шоссе буенча 21а йорт фасадын төзекләндергән вакытта, балкон плитәләренең шактый таушалганлыгы билгеле була, алар өлешчә тотрыклылыкка зыян салырлык, шуңа күрә фасад төзекләндерүне дә 2019 елга күчерү планлаштырыла. Бүгенгә ул йортта подъезд тәрәзәләре алыштырылган, фасадны җылыту тәмамланып килә, металлдан ясалган керү ишекләре урнаштырылган.

Җитәкченең чыгышыннан күренгәнчә, капремонт үткәрелә торган йортларда яшәүчеләр актив. Мисалга, Тынычлык проспекты буенча 19нчы йортта совет рәисе булып торучы хатын көн саен төзекләндерү эшләренең барышын тикшереп торган. Дөрес, бар кеше дә андый түгел Хәтта кайбер йортларда алабугалылар җылыту терәкләрен яисә юынтык сулар каналын алыштырырга килгән эшчеләрне фатирларына кертмәгәннәр.

– Йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны белдерәсе килә: төзекләндерү эшләрен алып бару өчен, гомуми йорт милегенә үткәрү – сезнең турыдан-туры бурычыгыз. Шулай булмаганда, сез йорттагы бар эшне тоткарлыйсыз. Идарәче компания сезне суд аркылы подрядчыларны капремонтка кертергә мәҗбүр булачак. Капиталь төзекләндерүне катлауландырмавыгызны сорыйм, – диде ТКХ һәм төзелеш җитәкчесе.

Киләсе елда капиталь төзекләндерүне апрельдән үк башларга ниятлиләр. Программа буенча башта 19 йорт каралагн булган, әмма 2018 елда янга калган акчаларны  һәм калган ике йортны истә тотып, 21 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Бу чараларга160 миллион сум акча тотарга уйлыйлар.

Программа капитального ремонта многоквартирных домов на 2019 год

№ п/п

Адрес МКД

Вид ремонта

1

г. Елабуга, пер. Карьерный, д. 1

Ремонт крыши

2

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 13

Ремонт фасада

3

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 185

Ремонт фасада

4

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 66

Ремонт фасада

5

г. Елабуга, ул. Казанская, д. 13

Ремонт крыши, подъездов, системы электроснабжения, системы водоотведения, системы ХВС, системы теплоснабжения, фасада, системы ГВС

6

г. Елабуга, ул. Карьерная, д. 48

Ремонт крыши, Ремонт системы электроснабжения, Ремонт фасада

7

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 16

Установка ИТП, Ремонт/замена лифтового оборудования

8

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 22

Установка ИТП

9

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 32

Ремонт системы электроснабжения, крыши, системы ХВС, фасада, системы теплоснабжения, подъездов, системы ГВС, системы водоотведения

10

г. Елабуга, ул. Набережная, д. 13

Ремонт крыши

11

г. Елабуга, ул. Пролетарская, д. 50

Установка узлов регулирования, Ремонт системы теплоснабжения,системы ХВС, крыши, системы ГВС, Ремонт/замена лифтового оборудования, системы электроснабжения, фасада, системы водоотведения

12

г. Елабуга, ул. Разведчиков, д. 43

Ремонт крыши

13

г. Елабуга, ул. Санаторная, д. 1

Ремонт крыши

14

г. Елабуга, ул. Спасская, д. 11

Ремонт фасада, крыши, системы водоотведения, системы ХВС, системы теплоснабжения

15

г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 11

Изготовление технических паспортов , Технадзор, Ремонт фасада, Ремонт крыши

16

г. Елабуга, ул. Хирурга Нечаева, д. 9

Ремонт фасада, Ремонт системы ХВС, водоотведения, подъездов, системы теплоснабжения, крыши, системы ГВС, системы электроснабжения

17

г. Елабуга, ш. Окружное, д. 21а

Ремонт фасада

18

г. Елабуга, ш. Окружное, д. 37

Ремонт фасада

19

с. Гари, ул. Церковная, д. 19

Ремонт подъездов, Ремонт системы электроснабжения, фасада, системы ХВС,  крыши, системы водоотведения

20

с. Гари, ул. Школьная, д. 17

Ремонт подъездов, системы электроснабжения, фасада, системы водоотведения,системы ХВС, крыши

21

с. Гари, ул. Школьная, д. 18

Ремонт подъездов, системы электроснабжения, системы ХВС, системы водоотведения, Ремонт фасада

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев