Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм рухы күмәк иҗаттан башлана

Бәйрәм якынлашканда, бала әкият һәм бәйрәм хасиятен ачык тоярга тиеш.

Шәһәрнең 34 нче балалар бакчасында ата-ана һәм балалар бергәләп эшләгән чыршылар күргәзмәсен оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Урманда үсә торган чыршылар купшы булып тора, сырып алган ак бәс аларны тагын да гүзәлрәк итә. Бакчабыздагы чыршыкайлар исә кабатланмас булулары белән аерыла. Алар арасында төймә, ялтыравыклы кәгазь, ярма белән бизәлгәннәре, тукымадан, җеп бәйләменнән, каһвә бөртекләреннән ясалганнары да бар.
Шушы күргәзмә балалар һәм ата-аналар арасында нихәтле сәләтле шәхесләрне ачыкларга ярдәм итте, никадәр гаиләдә ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр якынайды, һәрберебездә иҗатка омтылыш уятты. Болар - ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләребез тарафыннан әйтелгән сүзләр, шуңа күрә әлеге матур традицияне сакларга уйлыйбыз. Бәйрәмне балта белән ясалган ярадан күз яшен түгүче чыршы түгел, ә әти-әни, апа-абыйлар белән көлешә-көлешә, тырыша-тырыша ясаган чыршыкайлар бизәсен!
Людмила ШИГАЕВА, тәтрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев