Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәрнең иң олысы

15 майда Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхмәтуллин Нуретдин Нәфыйк улына 90 яшь тула.

Нуретдин Рәхмәтуллин 1927 елның 15 маенда Баулы районының Салих авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаганннан соң, колхозда эшли. 1944 елның май аенда 17 яшьлек Нуретдин Рәхмәтуллинны хәрби-ату полкына җибәрәләр.

- 40 градуслы салкыннарда урманда урнашып, җир куышларында йокладык, көн саен 30-40 километр юл үтә идек. Бик авыр булды. Сугыш вакытында читенлек күрмәгән кеше, гомумән, юк ул. 7 сыйныф белемлеләрне офицерлар мәктәбенә жибәрергә жыенганда, Җиңү турында хәбәр килде. Сугыш беткәнен ишеткәч шундый сөендек, һавага аттык, кычкырдык, бер-беребез белән шатлыклы күз яшьләре аша кочаклаштык, - дип сөйли Нуретдин Рәхмәтуллин.

1945 елның апрель аенда аны Эчке эшләр министрлыгының конвой гаскәренә билгелиләр. "Черная кошка" дип аталган банданы эзәрлекләүдә дә катнаша, тоткыннар озата баручы кораллы отряд командиры да була. Өч километр саен лагерьлар булган, берәр мең тоткын белән, алар арасында, билгеле, качучылар да очраган. 7 ел дәвам иткән хәрби хезмәттән соң, "Хәрби батырлык өчен", "Японияне алган өчен" һәм башка медальләре белән ул туган илгә әйләнеп кайта.

Нуретдин Нәфыйк улы бүген тормыш иптәше Вәсилә Мөгыйн кызы белән иңгә-иңне куеп, бер-берсенә карата олы хөрмәт һәм ярату хисе белән балаларының, онык-оныкчыларының куанычларына сөенеп, гомер кичерә. Алар икесе дә ачык йөзле, киң күңелле, тәмле телле кешеләр. 50 ел бергә тигез гомер кичерүләренең сере белән дә бүлеште Нуретдин ага:

- Иң мөһиме сабырлык, бер-береңне аңлау булырга тиеш. Иптәшеңнең яхшы якларын күрбәк күрергә кирәк, бу үзе бер зур мәртәбә. Гафу итә белергә дә кирәк, чөнки тормышта хаталарсыз булмый. Гомумән, тыныч яшәргә кирәк.

Алар өчен күршеләре - гаилә кешеләре сыман.

- Без күршеләр белән бик дус яшибез, өч күршебез бар: Румия, Алия, Надя, алар көн саен янда, иртән дә, кичен дә керәләр, берәр тәмле әйбер пешерсәләр, беренче булып, безгә кертәләр, - ди ветеран.

Без килеп кергәндә дә, Румия исемле күршеләре аларда кунакта иде. Вәсилә апа солы оны кушып пешергән тәмле коймаклар, күршеләре керткән кош теле һәм башка тәм-томнар тулы сыйлы табынга мине дә дәштеләр.

Нуретдин Рәхмәтуллин 8 майда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, Казанга бәйрәмгә барган, 9ында шәһәрдә узган бәйрәмдә мәртәбәле кунак булган. Кыш көннәре газеталар укый, телевизор карарга ярата, яңалыклардан һәрчак хәбәрдәр, ә җәй көне бакчага йөри. Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди бит безнең халык. Бакча аның өчен бакчачылар белән аралашу урыны да булып тора.

Эрнст Сафронов, ЭЭМ ветераны:
- Без Нуретдин Нафыйк улы белән күптән таныш һәм ЭЭМ бүлегенең Алабуга районы буенча Ветераннар советы рәисе Михаил Красильников белән аларда еш кунакта булабыз. Рәхмәтуллиннар гаиләсе бик кунакчыл, һәрвакыт Вәсилә Мөгыйн кызы пешергән пироглар белән чәй табынына чакыралар. Нуретдин Нәфыйк улы - ихтирамга лаек кеше, яхшы күңелле, өлкән яшьтә булса да, һәрвакыт бөтен чараларга йөри. Сәламәтлек һәм озын гомер телим аңа, гаилә учаклары беркайчан сүнмәсен!

Ариана Акбердина, 10 яшь:

- Мин аңа бәхет, сәламәтлек телим. Тагын бик күп еллар әйләнә-тирәдәге кешеләргә шатлык китереп яшәсен. Җиңү өчен рәхмәт аңа!

Лилия Миннекәева, китапханә хезмәткәре:

- Хөрмәтле Нуретдин Нәфыйк улы, Сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим! Сәламәтлек, тыныч картлык, иминлек телим! Безгә аяз күк йөзе буләк иткән өчен рәхмәт. Авырмыйча, озак яшәгез! Бәйрәм белән сезне!

"Алабуга нуры" газетасы хезмәткәрләре исеменнән Алисә Ибраһимова:

- Хөрмәтле Нуретдин ага! Күңел түреннән изге теләкләр сезгә: Аллаһ Тәгалә Сезне сәламәтлектән аермасын, өстәлләрегез бүгенгедәй мул булсын, тормыш иптәшегез Вәсилә апа белән балалар, оныклар һәм оныкчыкларыгыз кадер-хөрмәтендә, күршеләрегез белән бүгенгедәй җылы мөнәсәбәттә озак яшәргә язсын. 90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев