Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч авариядә сигез баланың гомере өзелде

Җәйнең соңгы ике аенда республика юлларында сигез бала һәлак булды. Бәхеткә, фаҗигаләр Алабуга районына кагылмады. Ә каникуллар бетәргә инде күп тә калмады. Димәк юл хәрәкәтендә катнашучы әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Беренче авария 27 июльдә Әлмәт районында булды. Кичке сәгать тугызынчы ярты тирәсендә Әлмәт - Чулпай һәм Әлмәт - Лениногорск юллары чатында җиңел машина шоферы чит ил машинасы белән бәрелешә. Бәрелү нәтиҗәсендә дүрт кеше (шуларның берсенә ун яшь) җитди җәрәхәтләр ала. Алты яшьлек бала фаҗига урынында һәлак була. Балалар "ФЭСТ" адаптеры ярдәмендә эләктерелгән булган.

Икенче көнне Тукай районында иртәнге сәгать биштә Чаллы - Зәй - Битке юлында җиңел машина шоферы тизлекне арттыра һәм җәяүлене бәрдерә, шуннан соң машина кюветка әйләнеп төшә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, моңа кадәр дә бу шоферның исерек килеш рульдә йөргәне өчен правасын алган булганнар. Моннан тыш, машинада утырган бер генә кеше дә куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булган. Нәтиҗәдә, 15, 16 һәм 17 яшьлек өч пассажир һәм шофер алган яралардан авария урынында ук, ә җәяүле Чаллы БСМПсының реанимация бүлегендә һәлак булган. Шул ук көнне иртәнге сәгать тугызынчы яртыда Теләче районының Арча - Теләче автоюлында җиңел машина шоферы тизлекне арттыра һәм каршына килүче К-700 тракторына тагылган БДМ-6 агрегатына (культиваторга) бәрелә. Шофер һәм 16 яшьлек ике пассажир егет авария урынында ук һәлак була.

Пассажирлар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән очракта, мондый куркыныч нәтиҗәләр булмас та иде. Урып-җыю вакытында юлларда габаритлы булмаган авыл хуҗалыгы техникасы да хәрәкәт итәргә мөмкин. Мондый машиналар еш кына каршы як хәрәкәт полосасында да барырга мәҗбүр була. Быел гына да шундый техника катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә инде җиде кеше һәлак булды.

Җәй тәмамланып килә һәм балалар да лагерь һәм санаторийлардан өйләренә кайта. Шуңа күрә мәҗбүри рәвештә куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә 12 яшькә кадәр булган балалар өчен махсус балалар каешын кулланырга кирәк.

Лия ГАЛИМОВА

Фото v-chelny.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев