Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләр арасында тормыш

Һәр йортның диярлек түрбакчаларында төрле сортлы матур чәчәкләр үсә. Иске Күклек авылының Мәктәп урамындагы йорт яныннан, гомумән, тукталмыйча үтеп китү мөмкин түгел.

Бу йортта Шабалиннар гаиләсе — Геннадий Иванович һәм Маргарита Борисовна яши. Алар икесе дә лаеклы ялда. Үтеп баручыларның игътибарын аларның якты, искиткеч матур түрбакчалары җәлеп итә.
— Бакчабыз бит көн дә күз алдында. Ул матур булсын һәм безне генә түгел, яныннан үтүчеләрнең барысын да сөендереп торсын өчен аны тиешенчә карап тотарга кирәк, — дип сөйли бу гүзәллекне тудыручы Маргарита Борисовна. Бакчада гладиолуслар, дәлия, кашкарый, лилия, роза чәчәкләре үсә. Бу матурлыкка хуҗабикә акчаны да кызганмый.
Өй мәшәкатьләре белән мәшгуль булуына карамастан, Маргарита Борис кызы актив тормыш алып бара, бик яратып һәм теләп «Марийские зори» фольклор ансамбленә йөри. Сүз дә юк, күз явын алырлык бакчаны Маргарита Борис кызы беренче чиратта үз гаиләсе өчен булдырган, әмма, нәкъ менә шундый кешеләр тырышлыгы белән гомумән авылларның тышкы күренеше дә яхшы якка үзгәрә.
Лариса МИҢНЕГАЛИЕВА, Иске Күклек авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев