Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләр патшалыгы

Тынычлык проспекты буенча 51 йортның ишегалдына керү белән һәркемне иртә яздан салкын көзгә кадәр чәчәктә утыра торган гөлбакча каршы ала.

Иртән эшкә, мәктәпкә баручыларны озатучы һәм каршы алучы бу гүзәллекне Мәгъфия Шибаева тудыра. Мәгъфия Муса кызы шушы йортта 1991 елдан бирле гомер итә.

Миңа ул бер кулына пумала, икенчесенә буяу банкасы тоткан килеш очрады, бакчаны әйләндереп алган рәшәткәләрне буярга чыккан.

- Ел саен, матур булсын дип, бер-бер артлы чәчәкләр утыртам: башта лаләләр, нәркисләр, мускарилар, маргариткалар ата, аннары пионнар шау чәчәккә күмелә. Хәзер тәрәзә төбемдә петунияләрем чыгарга көтеп тора. Биредә - флокослар, сортлы ирисләр, төрледән-төрле лилияләр, кыргый мәк, бада. Базарда нәрсә күрәм, барсын да алып кайтып утыртам. Үткән һәрбер кеше сокланып китә, - ди ул.

Беренче елларны чәчәкләрен өзә торган булганнар, хәзер тимиләр икән.

- Йокыдан тору белән бакчама - гөлләремә күз салам инде. Атасысы атты микән, ничек үсәләр микән? - ди чәчәк үстереп, үзенә дә, тирә-яктагыларга да ямь өстәүче Мәгъфия апа.

Моннан тыш, тәгәрмәч киергеләрен буяп, алар эченә дә чәчәкләр утырта ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев