Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чечнядә дә татар яши

1974 елда миңа Ленинградта, Герцен исемендәге пединститутта 4 айлап квалификация күтәрү курсларында укырга туры килде.

Шунда Фәннәр академиясенең Ленинград бүлеге китапханәсендә документлар актарып утырганда, "Сборник материалов для описания местностей Кавказа. Тифлис, 1889." китабына юлыгып, анда "Новогладковский Кизлярский округ имеет мечеть, татар 74 муж. 71 жен. - здешние татары ткут грубое сукно для домашнего употребления" дигән юлларны укыгач, күңелдә алар белән кызыксыну уянды һәм мин Яңа Калага (татарлар аны шулай атап йөртә), ягъни Гребен станицасына юл тоттым.

Гребен татарлары Чечня Республикасының Шелков районында. Бу татарлар Терек елгасы буенда Гребен казаклары, чеченнәр һәм кумыклар, нугайлар арасында өч гасыр дәвамында гомер итә. Аларны казанлылар дип тә атап йөртәләр. Казанлылар үз тамырларын яхшы хәтерли. Мәгълүм ки, Русия Төньяк Кавказны яулап алганнан соң, Дагыстанда һәм Чечен-Ингуш җирләрендә кумык теле милләтара аралашу теленә әверелә, шуңа күрә татарларның бу тугандаш телдә сөйләшә башлавы шактый табигый тоела.

Граф Апраксин 1771 елда Терекнең сул як ярына станция салырга боерык бирә. 10 елдан соң гребенлылар төньяккарак күченә. Хәзер Яңа кала Грозный шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта утыра. Биредә 200ләп татар гаиләсе яши.

Казан татарлары Терек буйларына кайчан һәм ничек килеп чыккан соң? Тарихи мәгълүматларга караганда, алар Төньяк Кавказга XVIII гасыр башында, 1722-23 елларда күченә. Миңа калса, татарлар биредә аңарчы ук булган. Мәсәлән, безгә кенәз Бекович-Черкасскийның 1717 елда Хивага ясаган походы турында хәбәрләр килеп җиткән: "Кавказдан бу походка Гребен һәм Терекнең инородец казакларыннан 500 кешелек атлы полк катнашты", - диелә анда. Н.Еремин һәм Ф.Рәхимкулованың "Казанлылар" дигән мәкаләсендә XVIII гасырның 80 елларына кагылышлы документлар турында мәгълүмат бар. Алар арасында "Казан татары Гайсә Зәетовның Кизләр комендантына хаты" да теркәлгән. Ул үзенең "Әмирхан кичүе тирәсендәге авылларга Русиянең пристав-күзәтүчесе булып билгеләнүе" турында яза. Бу төбәктә хәзер Алхан-йорт авылы урнашкан.

Казан татарлары Петр патшаның Фарсы походында да катнашкан. Генерал Ф.Саймоновның язуына караганда, урыс патшасының Иранга яу чапкан чирүендә 30 мең татар булган. Аннары ул дәвам итә: "Кура елгасының тамагында һәм Гилянда башкарыласы эшләр өчен 5000 Казан татары, чирмеш һәм чуашлар билгеләнде».

Менә тагын бер кызыклы документ, ул, "Кизләрдә яшәүче Казан татарларының наказы" буларак, Сенатка тапшырылган. Анда шундый юллар бар: "Без, Казан һәм Воронеж губерналарыннан 8 мең кеше, Пермьгә, Гилянга, Бакыга җибәрелгән идек. Бу җирләрдә безне крепостьлар төзү эшендә файдаландылар. Ләкин 1729 елда генерал-аншеф, сенатор һәм кавалер Василий Левашов әфәнде безне - 80ләп кешене - биредә калдырды, калганнар Русиягә кире кайтып китте. Аның рөхсәте белән без Фарсы җирләрендә өйләндек, балаларыбыз булды... Гаиләбез белән монда килеп яши башладык. Безне яшерен хатлар белән Гилянга, Испаганга һәм тауларга җибәрәләр иде, дошманны күзәтүче буларак та файдаландылар. Шул әмерләрне үтәгәндә күпләребез һәлак булды, калганнарыбыз хәбәрсез югалды..."

1724 елда йомышлы татарлар корпусы Каспий диңгезендә кораблар ясау эшенә билгеләнә. Ә 1723 елда Бакы шәһәренә күчерелгән 5 мең Казан татары, мукшы, чуаш биредә 4 ел тора. Аларны 1729 елның 15 августында өйләренә кайтарып җибәрәләр, бер өлешен калдыралар. Ә 1735 елга кадәр Казан татарлары "Иске Терек һәм Сулак крепостьларында яшәгән".

1735 елда генерал-аншеф В. Левашов Кизләр кальгасына нигез сала. Бирегә башка халыклар белән бергә Казан татарлары да күчерелгән. Тарихи мәгълүматларга караганда, анда яшәүче татарлар игенчелек белән шөгыльләнгән, ә йортлар салыр өчен агачны Гребен казакларыннан сатып алган.

XIX гасыр башында Кизләр инде "Төньяк Кавказның урыс башкаласы" буларак әһәмиятен югалта. Шуңа күрә казаклар һәм хәрбиләр шәһәрдән китә. Шунысын да әйтергә кирәк, Кавказ сугышы вакытында күп татарлар урыс гаскәреннән Шамил ягына кача. Аксакалларның сөйләвенә караганда, Шамил әсирлегендә 40 Казан татары була. Аннары алар аның сәясәтен ошатмыйча, кире Терек буйларына әйләнеп кайта һәм Гребен казакларының Новогладковский һәм Щедринский станицаларында урнаша.

"Новогладковский станицасы бүген һәм узган заманда" дигән мәкаләсендә туган якны өйрәнүче Ф. Гребенец (Панкратов) Казан татарлары турында болай яза: "Дин буенча станицада яшәүчеләр өч өлешкә бүленә - старообрядчылар, православныйлар һәм мөселманнар. Аларның беренчеләре күпчелекне тәшкил итә һәм станицага да шулар нигез салган. Православныйлар исә бирегә 1848 елда күченә, ә 1860 елда аларга Харьков губернасыннан малоруслар килеп кушыла. Ә мөселман татарлар исә монда алай ук күп түгел, алар таулардан күченгән... Анда бу татарлар урыс гаскәрләреннән Шамил ягына качкан булган, шунда өйләнгән, чечен кыяфәтенә кергән, ә соңрак киредән урыс хөкүмәтенә буйсынып, Новогладковский һәм Щедринский казаклары исәбенә кертелгән". Шуннан соң Ф. Гребенец болай дәвам итә: "Бу төрле диндәге казаклар бер-берсе белән бик килешеп яши, дини мәсьәләдә алар арасында бернинди ызгыш чыкканы юк" (Тифлис, 1915).

"Кавказ һәм анда яшәүче халыклар турындагы материаллар җыентыгы" мәгълүматлары буенча Новогладковскида татар ирләренең 74, хатын-кызларның 71 булуы мәгълүм. Татарлар биредә постау эшләү белән шөгыльләнгән.

Бу станица бүгенге урынына 1881 елда күченә. Әлеге вакыйганы татарлар да яхшы хәтерли. Димәк, алар инде күченгәнче үк шушы станица казаклары булып исәпләнгән. Мөгаен, татарларны Кавказ сугышыннан соң (1859) казак дип исәпли башлаганнардыр. Моңа, бәлки, Гребен казаклары белән күптәнге элемтәләр дә ярдәм иткәндер. Казак гаскәрләре сафында Казан татарлары урыс-төрек, урыс-япон сугышларында да катнашкан.

Берничә гасыр дәвамында Кавказда яшәү татарларның көнкүрешенә, матди һәм рухи культурасына йогынты ясамый калмаган, билгеле. Алар туган телләрен җуйган, ләкин исемнәре һәм милли үзаңнары исән калган. Алар Кавказга Русиянең төрле төбәкләреннән килгән. Араларында башкортлар, керәшеннәр, чуашлар, марилар да булган. Соңгылары бераздан Ислам динен кабул иткән һәм "казанлылар" дип атала башлаган. XVIII гасыр кәгазьләренә теркәлеп калган Минкашов, Бирязев кебек фамилияләр әлегә кадәр Казан татарларында гамәлдә йөри. Биредәге беренче "городовой голова" Сагындык Бирязевнең фамилиясе Арча районындагы Бирәзә авылы исемен хәтерләтеп тора.

Гребен станицасында яшәүче татарларда Ногманов, Юзикәев, Исхаков, Гайсин, Шәмсетдинов, Биктимеров, Аксаттаров, Шәфиев, Биккинин, Алиев фамилияләре бик еш очрый.

Щедринский станицасын татарлар Иске Карчыга дип тә йөртә. Ул Терекнең сул як ярына, Брагун дип аталган кумык авылына янәшә урнашкан. Гомумән, татарлар кумыклар белән якынрак яшәргә тырышкан. Алар арасында өйләнешүчеләр дә еш булган. Татарларның нугайлар белән дә элемтәсе ныгыган.

Терек буе татарлары арасында Дәйен, Надерсолтан, Мәүлет, Әхмәт, Мөхәммәт, Шәрәфетдин, Рәсүл, Ризван, Хәбиб, Җәбраил, Рабият, Раузият, Асият исемнәре еш очрый. Кавказ халыкларының һәммәсе кебек үк, "казанлылар" бик кунакчыл, өлкәннәрне хөрмәтлиләр, хезмәт сөючәннәр.

Сарытау өлкәсендә яшәүче Байморат һәм Арслан Нагумановлар әйтүенчә, аларның борынгы бабалары хәзерге Чечня Республикасына XVIII гасырның беренче яртысында күченеп килә. Русия империясе акрынлап Төньяк Кавказга күчә башлый. Шул рәвешле, җирле халык белән аралашу өчен тылмачлар кирәк була. Бу вазифага Казан татарларыннан берничә йөз ир-егет алына.

Татар егетләре күбесенчә кумык һәм нугай кызларына өйләнгән, шулай ук чечен, аварлар белән дә гаилә кору очраклары булган. Татарлар да кызларының Кавказ егетләренә кияүгә чыгуына каршы килмәгән. Чечнядә гомер итүче татарларның дини карашларына әйләнә-тирә нык йогынты ясагандыр, мөгаен. Алар исерткеч эчемлекләр кулланмый, барысы да диярлек намаз укый, Рамазан аенда ураза тота.

Татарлар үзләренең мәдәниятен, милли ризыкларын, саф татар исемнәрен, Әбү Хәнифә мәзһәбен саклап кала алган. Кавказ халыкларыннан аермалары да ачык күренеп торган: совет чоры паспортларында «милләт» графасына аларны "Казан татарлары" дип язганнар.

Чечен татарлары сөйләвенчә, алар күрше халыклар белән һәрдаим дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Кавказ халкы да татарларга зур хөрмәт белән караган. Моңа, әлбәттә, соңгыларының социаль статусы да йогынты ясаган. Сталин депортациясеннән кайтканнан соң, туган җирләрендә урнашырга өлгермәгән халык татарларда яшәгән.

Республикадагы хаос һәм сугыш тудырган авыр шартлар татарларны Чечнядән күченергә мәҗбүр итә. Күп кенә ата-аналар балаларын Чечнядән читкәрәк җибәрә. Мәсәлән, Сарытау өлкәсенең Рыбушки авылында күченеп кайткан 15 гаилә бар. Алар кайчандыр Гребен авылында яшәгән. Әстерханга да 10 гаилә күченеп килгән.

Дөрес, башта Чечня качакларын беркемнең дә кабул итәсе килми. Сәбәп итеп буш җир юклыгын атыйлар. Аннары электр челтәре булмаган, сусыз, газсыз бер ташландык авылда урын тәкъдим итәләр. Бу урнашуның да шарты була: авылдагы төрле эшләрне башкару, хәмердән баш тарту һ.б. Өстәвенә, җирле халык еш кына Чечнядән килгән татарлар белән генә түгел, ә урыслар белән дә низагка кергән.

Нагумановларның әйтүенчә, баштагы чорлар да татарларга бик авырга туры килгән, бер бүлмәдә 15әр кеше яшәгән. Бүгенге көндә әлеге йортны мәчет итеп үзгәртергә карар кылынган.

Леонид АРСЛАНОВ,

филология фәннәре докторы, профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев