Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Чернобыль геройлары истәлегенә

Җәмигъ мәчетеннән ерак түгел Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучыларга куелган һәйкәл бар, ул - шәһәребездә урнашкан иң "яшь" истәлекле урыннарның берсе.

Быел 5 майда мемориал куелды, аны урнаштыру буенча 2011 елдан бирле кайгыртып килделәр. Ул вакытта һәйкәл нигезенә таш та салынган иде. 1956 елда килеп чыккан трагедия вакытында һәлак булганнарны искә алу көнендә алабугалылар шул урынга җыела торган иде.
Ниһаять, бу һәйкәл дә урнаштырылды, аны җирле бюджет хисабына торгыздылар. Монумент авторы - якташыбыз Андрей Верхотин, аның иҗатында геройларга ихтирамыбыз гәүдәләнгән. Һәйкәл урнашкан сквер шулай ук уңайлыкландырылды: биредә эскәмияләр куелып, юллар ясалды. Алабугалылар өчен тагын бер истәлекле урын барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев