Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чиркәү мәктәбе урынында гимназия һәм Мишка-татар йорты ишегалдында пиццерия: 200 ел эчендә нәрсә үзгәргән

Ел саен18 апрельдә бөтен дөньяда Һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләр үтелә. Шәһәребезнең борынгы биналарын барлап, анда хәзер ни урнашканын белүнең нәкъ вакыты.

Чиркәү мәктәбе урынында гимназия һәм Мишка-татар йорты ишегалдында пиццерия

Алабугадагы 184 истәлекле корылма мәдәни мирас объектына карый, шулардан 6 − федераль, 106 - республика, 72 - җирле әһәмияткә ия. XIX гасыр ахыры − XX гасыр башында салынганнары мөһим урын алып тора.

Нәкъ менә шундый биналар аркасында Алабуга үзенең үзенчәлекле йөзен саклый, без ике йөз еллап үткәннәргә кайтабыз. Шунысы да сер түгел - андый корылмаларны карап тоту чыгымнар сорый торган эш. Аларның кайберләре тузып, буш тора, беришләре яңа хуҗаларын таба.

− 2015елга кадәр, мәдәни мирас объекты саналган күчемсез милекне сатып алганда, милекчегә аны саклау һәм карап тоту турында йөкләмә алырга кирәк булган, анда төзекләндерү һәм торгызу эшләре тәртибенә һәм аларны үткәрү вакытына таләпләр, гражданнарга керү мөмкинлеге шартлары күрсәтелгән. Сак йөкләмәсе Росреестрда теркәлергә тиеш, бина хуҗалары еш кына моңа игътибар итмәгәннәр. 2015 елдан "РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турында" Федераль Законга сизелерлек үзгәрешләр кертелгән, һәм андый бина ияләре өчен бу эш гадиләштерелгән. Шулай булса да, 2015 елга кадәр алынган сак йөкләмәләре гамәлдә санала һәм юридик көчкә ия, − ди Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең мәдәни мирас объектларын саклау, исәпләү һәм теркәү бүлеге мөдире Гөлнара Романова.

Әмма бар милекче дә йөкләмәләренә җаваплы карамый, кайвакытта мәдәни мирас корылмаларына вандалларча мөнәсәбәткә юл куела. Шундый бер үрнәк итеп сәүдәгәр Г.И.Стахеевның сыра заводы урнашкан комплекс белән булган очракны мисалга китерергә була. Озак вакыт төзекләндерү булмаганга, ул җимереклек хәленә килде, ә ишегалды эчкече һәм сукбайларның яраткан урынына әйләнде.

26 января 2012 елның 26 гыйнварында Алабуга шәһәр суды карары белән бина иясенә дәгъва белдерелде - шул елның 1 сентябренә төзекләндерү-торгызу эшләренә смета төзелергә тиеш.

− Бина хуҗасы стенага кертеп ясалган барлык металл төзелмәләрне һәм иске чуен сыемнарны алып, үзенең хәлен тагын да мөшкелләтте. Нәтиҗәсе аянычлы булды, метрларча диварда дәү тишекләр, стеналарда ярыклар пәйда булды, − дип сөйли Гөлнара Романова.

Ничек булса да, хөкем карарын хуҗа үтәмәгән, аннан бинаны тартып алганнар. Суд карары белән ризөа булмыйча, Казанга мөрәҗәгать итеп караса да, Алабуга шәһәр суды карары законлы дип табылган.

Шунысын әйтергә кирәк, 184 мәдәни мирас объектының 30ы берничә ел дәвамында файдаланылмый. Кайбер милекчеләр аларны тиешенчә карап тота, башкалары корылма ташландык хәлгә килеп, аның дәүләт сагыннан төшүен көтә, күрәсең. Тик менә аларның өмете акланмас ахры - җавапсыз хуҗаларны хөкем һәм зур күләмле штраф көтә, үзләрен "сак" астына алулары да мөмкин.

Реаль училищеның төп корпусы

Яр буе урамы, 19

Бина 1878-1882 елларда архитектор С.В.Бечко-Друзин проекты буенча гади алабугалылар һәм сәүдәгәрләрнең хәйрия акчасына салынган. Алабуга реаль училищесы шактый танылган булган һәм ХХ гасыр ахырына ул Вятка губернасында эреләрдән саналган. Анда күп кенә атаклы кешеләр, шул исәптән Леонид Говоров, Викторин Молчанов, Михаил Пришвин белем алган. 1918 елдан бинаны укытучылар техникумы һәм мөгаллимнәр институты, хәрби әсирләр өчен 97нче санлы НКВД лагере, хәрби-сәяси училище, СССР ЭЭМның Алабуга махсус урта милиция мәктәбе, Россия ЭЭМ Казан юридик институтының Алабуга филиалы файдалана. 2009 елдан биредә Россия ЭЭМ Алабуга суворов хәрби училищесының уку корпуслары урнашкан.

Шәһәр магистраты бинасы

Олы Покров урамы, 23

Бина урнашкан кишәрлек XIX гасыр башында мещан А.Стахеевка бирелгән. 1822 елда аның сәүдәгәр улы шул чордагы Алабуга өчен гадәти булган "алты сажинда бер ярым катлы йорт" җиткергән. Янәшәдә ике чоланлы, агачтан ясалган аш бүлмәсе булган.1832 елда йорт хуҗасының тол калган хатыны йортны барлык хуҗалык корылмалары белән бергә шәһәр җәмәгатьчелегенә саткан. Бинада шәһәр магистраты, дума, телдән хөкем һәм ятимнәр суды, кәнсәләре , архив һәм хөкем ителгәннәр өчен бүлмәләре белән полиция идарәсе булган; сәүдәгәрләр һәм мещаннар җәмәгатьчелеге утырышларына аерым зал бүленгән. Соңрак шушы йортта ук приход училищесы эшләгән.

1850 елда бина янгыннан зыян күргән һәм1853 елда Иван Стахеев тарафыннан яңадан төзелгән.1868 елда анда шәһәр җәмәгать банкы урнашкан, аннан соң тулаем шәһәр думасы карамагына күчкән.

Чиркәү мәктәбенең бинасы

Тугаров урамы, 6

Участок на восточном углу Сарапул урамының көнчыгыш почмагындагы кишәрлектәге корылма ХIХ гасыр башында сәүдәгәр Лисинга бирелгән. 1880 елда ул сәүдәгәр Гирбасов милеге итеп күрсәтелгән. Анысы исә биредә ике катлы ярымташ бина төзегән һәм аны Алабуга шәһәр училищесына тапшырган. Озак вакыттан соң, монда чиркәү приходының мәктәбе эшли башлаган. Өске катта өч сыйныф бүлмәсе, рекреация залы, физик тәрбия бүлмәсе, укытучылар кабинеты, чишенү бүлмәсе һәм ике алгы бүлмә, астарак катта - укытучының алты бүлмәле фатиры, китапханә, запас сыйныф, каравылчы бүлмәсе, подвалда - үзәк җылыту казаны ("амосов") урнашкан. Шулай ук бу кишәрлектә урнашкан өч кар базы, ат абзары, карета урыны, таш мунча, ишегалды сарае, яшелчә бакчасы училище карамагында булган; ишегалдында гимнастика җайланмалары торган.

Хәзер биредә 2нче гимназия урнашкан.

Сукыр ир-атлар училищесы

Совет урамы, 3

Алабугада сукыр балалар өчен уку бинасы 1896 елда ачылган императрица Мария Александровна каравында булган. Ике катлы бинаны таштан Сергей Гирбасов акчасына махсус төзеткәннәр, ишегалдындагы корылмалары да таштан булган.

Үзара коридор белән тоташкан ике канаты булган бина зурлыгы һәм гади күләмле фасадлы төзелеше белән аерылып тора. Хәзер анда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан.

Сәүдәгәр Николаев йорты

Казан урамы, 26-26а

26нчы йорт ике катлы, таштан. Аңа терәлгән 26а йорты тимердән ясалган әйберләр белән сату итү өчен яраклаштырылган булган.

Бу комплекс - җирле архитектураның сирәк истәлеге буларак сакланып калган. Хәзер биредә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең бер бүлекчәсе - туган якны өйрәнү комплексы урнашкан, аңа шәһәрнең тарих музее, интерактив остаханәләр һәм "Трактир" музей-театры керә.

Балыкчылар ишегалды

Татарстанның 10 еллыгы урамы, 7

Комплекс урнашкан кишәрлек 1815 елда Алабуга мещаны Атамановка бирелгән булган һәм шул вакытта ук анда почмакта таштан бер катлы йорт салынган. 1837 елда йорт иясенең улы бу урында кайбер корылмалар төзегән. 1850 елда алар янган, әмма бер елдан соң Плесковский проекты буенча яңадан торгызылган. Кишәрлекнең арткы ягындагы иске ярымподвал өстенә корылган өч тәрәзәле агач флигель безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Соңгы классицизм рәвешендә төзелгән агач корылма үрнәге бүген хосусый милек, торак йорт булып тора.

Сәүдәгәр хатын Шишкина йорты - Стахеев йорты

Олы Покров урамы, 5

Элгәре эклектика стилендәге торак архитектурасы үрнәге.1834 елда биредә җиде тәрәзәле бер катлы таш йорт торган,1840 елда И.Соловкин проекты буенча аңа өч тәрәзәле мезонин өстәлгән. 1850 елда йортта янгын булган, бер ел үткәч, Шишкинадан аны мең сум бәягә Дмитрий Стахеев сатып алган һәм Плесковский проекты нигезендә үзгәртеп корган. Янәшәдәге кишәрлеккә хуҗа булгач, Стахеев үз йорты белән бер түбә астында тагын берне салган. 1918 елда биредә Алабуга өяз советының беренче башкарма комитеты урнаша, аның рәисе Сергей Гассар булган. Шул бинада вотякларның (удмуртларның) I Бөтенроссия милли съезды үткәрелгәнлеге билгеле, аннан соң озак та үтми, Удмурт автономиясе төзелгән. Хәзер бу йорт - хосусый милек.

Михаил Атаманов торган йорт

Яр буе урамы, 10

Йорт ишегалды аша сәүдә кибете белән тоташкан. Яр буе урамы рәтенә бинага терәлгән, Алабугага гына хас әвәләмә бизәкле янкорма бар, ул төп бинага караганда иртәрәк төзелгән, күрәсең. Бөек Ватан сугышы елларында партизан Мишка-татар исемен алган һәм Польша Халык Республикасы Герое булган Михаил Атаманов нәкъ менә шунда туган һәм 1941 елга кадәр яшәгән.

Хәзер күп фатирлы торак йорт, флигелендә пиццерия урнашкан.

Әзерлекле сәүдә ишегалды

Говоров урамы, 9-11

Флигельле йорт башта сәнәгатьче Константин Федот улы Соловьевныкы - остаханәләр рәте һәм "Соловьев һәм Нобиле"компаниясенең милектәшенеке булган, ул занимавшейся перевозкой нефти на баржа-танкерларда нефть ташу белән шөгыльләнгән. Революциядән соң биредә әзерлекле сәүдә ишегалды урнашкан.

Хәзер ике бина да күп фатирлы торак йорт буларак файдаланыла. Сейчас оба здания используются как жилые многоквартирные дома.

Өяз суды биналары

Олы Покров урамы, 1-3

Республика күләмендәге мәдәни мирас объектлары Алабугага хас соңгы классицизм чоры архитектура истәлекләре белән бергә бер ансамбль тәшкил итә, алар Олы Покров, Гассар һәм Яр буе урамнары чатындагы зур булмаган мәуданда урнашкан.

Кыр урамында (хәзер Гассар урамы) почмактагы ишегалды урыны Дворовое место на углу ул. Полевая (сейчас ул. Гассара) в 1807 елда сәүдәгәр Шабалинга бирелә, ул анда таш фундаментлы агач йорт төзергә ниятләгән. . году было отведено купцу Е.Шабалину для постройки деревянного на каменном фундаменте дома. Каменный угловой двухэтажный дом с подвалом был выстроен до 1835 елда подвалы булган ике катлы таш йорт салына, соңрак, Алабуга өяз суды урнашу сәбәпле, үзгәртеп корыла. Шунда 1895 елда "Мултан эше" буенча икенче утырыш үткән. Анда гаепләнүчеләрне яклап танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе яклаучы булып Владимир Короленко катнашкан. Йортка эленгән мемориаль такта шуның истәлеге булып тора.

Хәзерге вакытта 1нче бинада хәрби комитет урнашкан. 3нче бина хосусый милекче кулында.

Сәүдәгәр Чернов утары

Гассар урамы, 6-8, Казан урамы, 24

Утар урнашкан кишәрлек XIX гасыр башында титуллы киңәшче Томиловка бирелгән, аннан сәүдәгәр Черновка күчкән, 1832 елда коллегия сәркәтибе Коробовага сатылган булган.

Аның иясе 1845 елда таушалган агач йорт урынына "үрнәк" проект буенча яңасын төзегән. Алга таба кишәрлекнең алгы ягы таштан төзелгән бер катлы кибетләр белән әйләндереп алынган, аларда он һәм тимер әйберләре белән сату иткәннәр. 1919 елда Алабуга халык театры куйган "Гаепсездән гаеплеләр" спектакленнән килгән акчага году в жилом доме на средства, полученные от спектакля «Без вины виноватые» Елабужского народного театра, был открыт детский сад имени Роза Люксембург исемендәге балалар бакчасы ачылган.

Хәзер биналарда балалар баккчасы, кибет, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең бер бүлекчәсе - Күргәзмә залы урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев