Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чишмәләр – Аллаһ нигъмәте

Соңгы вакытта Татарстандагы кайбер районнарда православие дине вәкилләре чишмәләр янына хач билгеләре торгыза башлады.

Аллаһ кавемнәрне бертигез итеп яралткан, адәмнәр өчен ул тудырган нигъмәтләр дә кайсыдер бер кавем өчен генә түгел, ә аның тарафыннан җан өретелгән һәрбер затка (шул исәптән хайваннар вә кошлар, бөҗәкләр һ. б.) дип тәгаенләнгән. Димәк, илаһият кануннарын санга сукмыйча, үз белдегең белән теләсә кайда тәре урнаштыру бернинди кысаларга да сыймый. Җир астыннан тибеп чыккан чишмәләрдән мөселманнар да, христианнар да, атеисты һәм башкасы да тигез файдаланырга хокуклы.

Күптән түгел "Түбән Кама" милли тыюлыгы биләмәләренә караган Урман чишмәсен чукындыру һәм аңа тәре күтәреп кую бәгъзе дуамалларның йөгәнсезлегенә бер мисал. Ошбу уңайдан Алабуганың татар җәмәгатьчелеге борчылу белдерде, 18 гыйнварда татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлегендә Алабуга мөхтәсибәте башлыгы Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновны да чакырып, активистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре киңәйтелгән утырыш уздырды. Җыелышның төп лейтмотивы булып киләчәктә мондый тәртипсезлекләргә чик куелырга тиешлегенә басым ясалды, югыйсә, Татарстан җирлегендә әлегәчә тыныч сакланган милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек туарга, ә бу үз чиратында төрле низаглар килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин диелде. Җыелышта протест белдерелүен Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов алдагы көндә мәркәзебез Казанда уздырылачак Имамнар Җыенында әйтеп китәчәген бәян итте. Бу уңайдан Җыен төпле карар кабул итәр дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәбез.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев