Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чистарту корылмаларын төзүне тизләтәләр

Киләсе елның язында Алабугада чистарту корылмаларын көйләп җибәрергә ниятлиләр. Алар “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ заводы тарафыннан корыла. Баштарак аны 2022 елда тапшырырга уйлап торсалар да, бу атнадан төзелештә эш ике сменада кайнаячак, бу эшнең тизрәк тәмамлануына булышыр.

Яңалык алабугалыларны сөендерер, билгеле, чөнки заводтан чыккан начар истән зар күп булды. 2018 елда Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Алабуга муниципаль районы администрациясе һәм “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ арасында атмосфера һавасын пычрата торган агынтыларны тирән чистарту буенча 2018-2021 елларга чаралар планын үтәүдә үзара бәйләнеш турында Килешүгә кул куелды.

Проект тулысынча иҗтимагый юнәлешле, ул предприятиенең җитештерү күләмнәре үзгәрү белән бәйләнмәгән.

Бүгенгә 4 савытның да монолит плитәләре корылган. Бетон стеналарны торгызу буенча берничә өлештән торган эш тәмамлангач, су белән сынаулар башланачак. Аңа кадәр җитештерү цехының тимер конструкцияләре торгызыла. Ноябрьдән җиһазлар кайтарыла, монтаж, һәм шуннан соң – эшләтеп җибәрү, − дип сөйләде “Сария” заводының техник директоры Сергей Михалев.

Предприятие ит-сөяк оны һәм терлекләрдән алынган май җитештерә, аларны мал азыгы әзерләүдә киң кулланалар. Биредә бер елга Татарстан районнарыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә китерелгән 170 мең тоннага якын чимал эшкәртелә. 2018 елда аның күләме 193 мең тонна диярлек булган.

Терлекчелек һәм кошчылык калдыкларын эшкәртү белән бәйле булганга, завод эшчәнлеге аркасында барлыкка килгән ис алабугалыларга тынгы бирмәде, әмма чистарту корылмалары эшләп китүгә, хәл үзгәрергә тиеш. Сергей Михалев сүзләренә караганда, корылма 700 куб агынтыга исәпләнгән, шул ук вакытта завод тәүлегенә якынча 500 куб җитештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев