Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршылар аллеясы барлыкка килде

Алабуга полицейскийлары “ФОРПОСТ үзәге” МБУ хезмәткәрләре белән берлектә “Җиңү урманы” дип аталган Бөтенроссия экологик-патриотик проектта катнаштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү Урманы – 2019” Бөтенроссия чарасы кысаларында, Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, “ФОРПОСТ үзәге” МБУ хезмәткәрләре белән берлектә, Разведчиклар урамы буенча урнашкан урман посадкасында чыршы аллеясы утыртуны оештырды.

Акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү һәм урман фондын торгызу. Шулай ук мөһим бурыч – табигатькә, урманга һәм яшел үсентеләргә сак караш тәрбияләү, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һөнәри-әхлакый, рухи һәм патриотик тәрбия бирүне камилләштерү. Уртак көч белән урман посадкасы территориясендә 8 чыршы утыртылды.

– Әлеге акция хокук тәртибе сагында торучылар өчен матур традициягә әйләнде һәм хокук саклау органнары моңа һәрвакыт теләп катнаша, шуның белән алар патриотизм, шулай ук әйләнә-тирә дөньяга һәм мохитебезгә карата кайгыртучанлыкны һәм мәхәббәтне күрсәтә, – Алабуга районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш инспекторы Надежда Назарова.

Надежда НАЗАРОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев