Диләрә Камалова: «Алабуга — иҗат өлкәсендә перспективалы шәһәр»
Талантлы җырчы, остаз һәм җитәкче, Алабуга районы мәдәният идарәсе башлыгы Диләрә Әзһәм кызы Камалова белән әңгәмә.
— Диләрә Әзһәмовна, Мәдәният сарае директоры һәм мәдәният идарәсе башлыгы буларак, сезнең җитәкчелектә ел дәвамында дистәләгән мөһим чаралар үткәрелде, әмма Алабуга сезнең турында әле бик аз белә. Зинһар, үзегез турында сөйләгезче.
— Мин тумышым белән Сарман районыннан. Гомеремнең күп өлеше Яр Чаллыда үтте, ләкин туган ягымны бервакытта да онытмадым. Башта мин музыкаль мәктәптә укыдым, аннары Рязань шәһәрендәге десант училищесына укырга керергә булдым, ләкин әни үгетләгәннән соң, музыкаль белемемне дәвам итеп, Түбән Кама музыка көллиятенә кердем. Соңыннан Казан консерваториясендә белем алдым, 3 курстан соң Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә ТР Дәүләт камера хорында эшли башладым.
Шул вакыттан башлап, Диләрә Камалова сүзләренчә, кызыклы вакыйгаларга бай яңа тормыш аны үз эченә бөтереп алып кереп китә: уку һәм масштаблы проектлар, статуслы концертлар, сәяхәтләр, Россиянең һәм чит илләрнең танылган актерлары, җырчылары белән очрашу, телепроектларда һәм конкурсларда катнашу. ТВЦ каналының «Поющая компания» проекты яшь җырчы өчен үзенчәлекле булып хәтердә кала — төшерү илнең башкаласында уза, проектның кураторлары һәм продюсерлары Александр Цекало, ирле-хатынлы Макарскийлар, Влад Топалов, Феликс Михайлов кебек танылган йолдызлар була.
— Мәскәүдә каласыгыз килмәдеме?
— Әлбәттә, андый теләгем булды. Әмма ул еллар кризис вакытына туры килде. Барып чыкмады. Шулай да, проектта катнашучылар белән иҗади дуслык сакланды, без әле дә аралашабыз.
— Консерваторияне тәмамлап, кияүгә чыккач, Чаллыга күченгәнсез. Анда хезмәт карьерасының яңа этабы башланган дип беләм.
— Әйе, Чаллыда опера җырчыларына ихтыяҗ булмаганганлыктан, мин 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә вокал укытучысы вазифасында эшли башладым. 7 ел укыттым, хәзер Россия музыка уку йортларында белем алучы укучыларым «Созвездие-Йолдызлык», «Голос — дети», «Зәңгәр кош» («Синяя птица) конкурсларында даими катнашып тордылар.
— 16 ел дәвамында сез вокал осталыгына өйрәнгәнсез, чыгышларыгызны тамашачы да яратып кабул иткән. Җырчы булмавыгызга үкенмисезме?
— Фанат булсам, күп кенә курсташларым кебек үк, тормышымны сәхнә белән бәйләр идем, алар арасында — Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Рузил Гатин, Гөлнора Гатина. Җыр-моң күңелемә якын, әмма бу минем иң яраткан шөгылем дип әйтмәс идем. Гомумән, ял иткән вакытларымда мин күбрәк балык тотарга, җиләк-гөмбә җыярга яратам. Шулай итеп, берничә сәгать бөтенләй дәшмичә, үз уйларым белән бергә-бер калып ял итсәм, җаным-тәнем сихәтләнә. Дөресен генә әйткәндә, балачак хыялым — драма театрында эшләү иде, ләкин якында гына музыка мәктәбе булганлыктан, мин шунда укырга кердем һәм музыкаль белем алдым. Әмма студент елларында минем хыялым тормышка ашты: курсташларыбыз белән бергә без «Башмакчыклар» музыкаль спектаклен куйдык, аның белән Казанда, Уфада, Мәскәүдә чыгыш ясадык.
— Чаллыдан Алабугага ничек күченергә булдыгыз? Моңа нәрсә этәрде?
— Миңа Алабуга, шәһәр тарихы һәм табигате, аның энергиясе ошый, ул мине тынычландыра. Шәһәрнең мәдәни үсеше белән җитәкчелекнең кызыксынуы җәлеп итә, бу сирәк очрый торган күренеш. Моннан тыш, әлбәттә, шәхси үсеш кызыксындыра: башта Мәдәният сарае җитәкчесе директоры, ә хәзер мәдәният идарәсе башлыгы вазифасында.
— Гаиләгез сезнең бу карарыгызны ничек кабул итте?
— Ирем, балаларым һәм әнием моңа бик тыныч карады. Без бөтенебез бергә, Алабугада яшибез, аларга да шәһәр ошый.
— Сезнеңчә, Алабуга аудиториясе ни дәрәҗәдә актив?
— Әлбәттә, Алабуга тамашачыларының мәдәният йортына ешрак йөрүләрен теләр идем. Биредә бик күп төрле концертлар, спектакльләр һәм башка чаралар үткәрелә. Гомумән, Алабугада уздырыла торган чаралар саны бихисап, һәр шәһәр дә мондый байлык белән мактана алмый. Бигрәк тә җәй көне: Сабантуй, Борис Березовский фестивале, Спас ярминкәсе. Ә хәзерге вакытта предприятиеләрдән, уку йортларыннан «Алабуга-Арт» смотр-конкурсында катнашуга гаризалар рәсмиләштерелә. Бу бик зур масштаблы проект.
Аның ярдәмендә гади кешеләр, эшчеләр, инженерлар, офис хезмәткәрләре үзләрен артистлар итеп тоярга, профессионаллар җитәкчелегендә үз талантын ачарга мөмкинлек ала. Кеше гадәти эшләреннән аерылып, җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнә башлагач, иң элек остазыннан, аннары тамашачылардан илһам ала. Ул шәхес буларак үсә, активрак була бара. Бу карьерада да, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә дә ярдәм итә. Кайбер катнашучылар якыннарын җәлеп итә — бу гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта. Ә шәһәр, үз чиратында, күпкырлы, талантлы кешеләр белән байый. Бу проект ярдәмендә бик күп «ачышлар» да ясала. Әйтик, узган ел «Челтәр компаниясе» хезмәткәре Динара Дадашова безне үзенең әдәби иҗаты белән әсир итте, ул бик матур шигырьләр яза. Башка «йолдызлар» да бар иде, алар хәзер кайбер шәһәр чараларын да үз чыгышлары белән бизи. Минемчә, Алабуга иҗат өлкәсендә бик перспективалы шәһәр, әйтерсең лә биредәге атмосфера үзе кешеләрнең сәләтен ачарга ярдәм итә. Шәһәр җитәкчелеге, безнең башлык ярдәме дә моңа көчле этәргеч булып тора.
— Һөнәри бәйрәмегез — Россия Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез?
— Ышанып әйтә алам — минем белән бер командада үз эшләрен бик яратучы кешеләр, профессионаллар эшли, алар үзгәрергә һәм яңа проектларда катнашырга курыкмый, минем өчен бу кыйммәтле сыйфатлар. Аларга актив, бердәм эшләре өчен рәхмәтлемен. Аеруча мәдәният һәм сәнгать көллиятен билгеләп үтәсе килә, аның коллективларыннан башка бер генә чара да узмый. Бәйрәм алдыннан, беренче чиратта, барлык хезмәттәшләремә сәламәтлек телим. Ә сәламәтлек гаилә һәм якыннар белән мөнәсәбәтләргә дә бәйле, шуңа күрә гаилә тормышы да гармонияле булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев