«Дөнья матур, тынычлык булсын»
Узган атнада Алабугада гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хантимер Хөрмәтов янына кунаклар килде.
Шәһәр Советы депутаты, 8нче мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина 95 яшьлек ветеранны гомер бәйрәме белән котлады, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.
— Мин сезне үз әтием, үз туганым кебек яратам һәм хөрмәт итәм. Сез бит безнең аксакал, шәһәребез нуры, — диде ул. Ветеранга сәламәтлек, шатлык-куанычлар, озын гомер теләп, Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен аңа рәхмәт белдерде.
Хантимер абый тумышы белән Актаныш районы Чуракай авылыннан. Сугышның беренче елларында туган колхозында эшләгән, 1943 елда ул Совет Армиясе сафларына алынган. Унҗиде яшьлек егетне Марий Эл урманнарында урнашкан Суслонгер лагерына озатканнар.
— Сугышка безне атка төяп алып киттеләр. Суслонгерда җилкә өстендә бүрәнәләр ташыган чакта, иңбашлар суелып, канап бетә торган иде. Күп михнәтләр кичерергә туры килде, безнең күргәнне сөйләсәң, исең-акылың китәрлек. Җанга уелып калган мизгелләр дә шактый. Шулай бервакыт урманда бик зур атыш булды. Күбебез агач төбенә сыендык, әмма немецлар ботакларга ата башлады, шулай күп кеше һәлак булды. Сугышта шулай: бүген син үлсәң, иртәгә миңа чират җитәргә мөмкин, яки киресенчә. Әйтик, йөз кеше арасыннан 50се, яки 20се генә исән кала. Аннан да азрак булуы бар, — дип искә ала ветеран.
Суслонгердан ул Балтыйк буе фронтына пулеметчы итеп җибәрелә, Эстония белән Латвия җирләрен азат итүдә катнаша. Җиңүне ветеран Көнчыгыш Пруссиядә каршы ала.
— Сугыш тәмамлануын ишеткәч, шундый сөендек. Бу хәбәргә кем генә сөенмәсен?! Сугыш газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын. Хәзер дөнья матур, тыныч, яшәргә дә яшәргә. Киям дисәң — киеме, ашыйм дисәң — табын тулы ризык. Элек кияргә кием дә булмады бит. Утыз биш чакрым барырга туры килгәндә, чабата да чыдамады. Чыдаса да, кайтырга калмый иде. Без күргәннәрне Аллаһы Тәгалә башка беркемгә дә күрсәтмәсен, — дип теләкләрен җиткерде ветеран, үзен онытмауларына аның күңеле булды.
Хантимер абый 1945 елда демобилизацияләнә һәм Ватаныбызга әйләнеп кайта. Колхозда эшли, ә аннары Пермь краендагы Березники шәһәренә күченеп китә. Биредә химия комбинатында эшли. Шуннан лаеклы ялга чыга.
Хантимер Хөрмәтов IIнче дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены, Жуков медале, шулай ук күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Ә без, үз чиратыбызда, тыныч күк өчен сезнең буынга рәхмәт әйтәбез, ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев