Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Документыңны күрсәт!

Сатучының алкогольле продукция сатып алучы кешедән паспорт сорарга хакы бармы? Шундый сорау белән сәүдә нокталары хуҗалары да, алабугалылар да мөрәҗәгать итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хәбәр итүенчә, "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм сату, куллануны (эчүне) чикләү турында" Федераль закон (22.11.1995 № 171-ФЗ) нигезендә, балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тыела.

Шул рәвешле, сатучының балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатарга хокукы юк, һәм ул алкоголь сату буенча сатып алу килешүе төзүдән баш тартырга тиеш. Сатып алучының балигъ булуында шиге бар икән, сатучы аннан шәхес ралый торган, аның яше күрсәтелгән документ (шул исәптән чит ил гражданының яки Россия Федерациясе гражданлыгына ия булмаган затның шәхесен раслый торган документ) сорарга хаклы.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгында (2011ел, 15 апрель, "Сатучының балигъ булган сатучы алкогольле продукция сатып алганда бу сатып алучының балигъ булганлыгына шиге булган очракта, сатучы сорап алырга хаклы, сатып алучының яшен раслый ала торган документлар исемлеген раслау турында") әлеге документларга түбәндәгеләр керә:

1. РФ гражданы паспорты

2. Гомуми гражданлык чит ил паспорты

3. РФ гражданының затын раслый торган вакытлыча таныклык

4. Диңгезче паспорты (диңгезченең затын раслый торган таныклык)

5. Илче паспорты

6. Хезмәт паспорты

7. Хәрби хезмәткәрнең затын раслый торган таныклык яки РФ гражданының хәрби билеты

8. Чит ил гражданы паспорты

9. Россия Федерациясендә яшәүгә рөхсәт

10. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә ризалык

11. Качак таныклыгы

12. РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны бирелү турында таныклык

Кулланучы хокукларын яклау мәсьәләсе буенча сорауларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы белгеченә бирергә була. Аның адресы: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 12а, 116нчы бүлмә; "кайнар элемтә" телефоны 8(85557) 4-52-12; яисә Яр Чаллы шәһәре, Корчагин урамы, 2А, "кайнар элемтә" телефоны 8(8552) 71-43-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев