Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эх мунчасы да мунчасы...

Мунчага кеше юынырга гына йөри, дисәк, һич тә дөрес булмас. Күп кеше мунчадан ләззәт таба. Төгәлрәк итеп әйткәндә, сәламәтлеген ныгыта. Без дә, хезмәттәшләр белән бәйрәм алдыннан мунчага барып, ял итеп кайткан идек.

Күңелләрдә бәйрәм күтәренкелеге хөкем сөргән вакытта, Алабугада татар бистәсе гаилә комплексына нигез салучы Мидхәт абый Кадыров безнең редакциядә эшләүче гүзәл затларга онытылмаслык бүләк ясады. Гаилә комплексының директоры булып аның улы Нурислам эшли. Шәһәрнең өске өлешендә урнашкан мунчада безгә дип ягылган "Казан" номеры әкият иле белән бер иде. Гомумән, мунчадагы кайсы гына номерны алма, аларның һәркайсының үз темасы, үз бизәлеше, үз уңайлыклары. Әлеге комплексның иң беренче өстенлеге булып, гаилә белән бергә ял итәргә мөмкинлек, номерлар олылар өчен генә түгел, ә балаларга да уңайлы итеп эшләнгән булуы тора. Икенчесе - чисталык. Спиртлы эчемлекләр белән керү тыела, бу шулай ук бик мөһим.

Әлеге мунчага юынырга гына дип барган кешенең дә фикере шунда ук үзгәрәчәк. Биредә тән белән бергә күңел дә чистара, шушы матурлыкны күреп күзләр сөенә, рәхәтлекне тоеп, җан ял итә. Күпчелек номерларда бассейн бар. Джакузи, хамам, чумып ала торган кисмәк кебек уңайлыклар да булдырылган. Телевизор карап, тәмле чәй эчеп ял итү өчен урын да булдырылган.

Гаилә белән бергәләп сәламәт ял итәргә теләүчеләр өчен туп-туры бирегә килергә кирәк, минемчә. Хезмәттәшләр алар үзләре бер гаилә кешеләре дисәң дә була. Безнең зур "гаиләбезгә" шундый ял сәгатьләре бүләк иткән Мидхәт абыйга мең рәхмәт!

Мунчаның файдасы

Мунчадан соң организм ныгый, аның эшкә сәләте арта.

Кешенең йөрәк-кан системасын елга белән чагыштырырга мөмкин. Шушы система буенча кан йөри, ул тукымаларга һәм органнарга азык бирә, организмга кирәкмәс матдәләрне чыгарып ташлый. Кан юллары никадәр яхшы эшләсә, организм да эшкә сәләтен арттыра, чыдамлырак, таза­рак була бара. Йөрәк-кан юллары системасына мунча йогынтысын капиллярлар киңәюеннән белеп була. Артерияләр буйлап кан йөрүе яхшыра. Кан әйләнешендә оеган каннар бетә, тукы­маларга кислород килүе арта. Мунча үзәк нерв системасына, буыннарга да файда бирә. Гәүдә бөтенләй җиңеләеп китә. Матдәләр алмашы яхшыра.

Мунча - аяк табаннарының кайбер авыруларын кисәтү өчен менә дигән урын. Гомумән, мунча - организмны чыныктыруның сыналган чарасы. Кеше мунчада булып, төрле температура йогынтысын кичерә, менә шул организмның чыны­гуына ярдәм итә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев