Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экология министры Алабугага килеп китте

Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрид Абделганиев шәһәрнең 2нче гимназиясе 26нчы балалар бакчасында булып китте.

Гимназия пешекчеләре бу көнне укучылар өчен сосиска белән карабодай боткасы, компот һәм алма әзерләгән. Экология министры төшке ашны карап кына бәяләмәде, тәмен дә татып карады. Балалар белән аралашып, ризыклар белән тәэмин ителүнең ничек торуын сорашты: ашлар салкын булмыймы, бәлки, итне сирәк бирәләрдер, нәрсә җитми. Укучылар канәгать булуларын белдерде.

− Камыр ашлары да булсын иде, − дип өстәде арадан берсе.

Фәрид Абделганиев 26нчы балалар бакчасында нәниләр белән сөйләште. Бу мәктәпкәчә учреждениегә сәламәт балалар белән беррәттән, күз күрүе бозылган балалар да йөри. Яңа гына урамнан керүче урта төркемдәгеләр дәрәҗәле кунакны үз бүлмәләренә чакырды. Алар бакчага теләп йөрүләрен, яраткан ризыклары чөгендер ашы һәм манный боткасы икәнен сөйләде. Министр аларга бәләкәй чагында андый ботканы яратмаганын, ә менә хәзер бик теләп ашавын әйтте.

− Балалар биргән бәя - иң дөресе. Монда барысы да тәртиптә булуы безне шатландыра. Без склад бүлмәләрен, ризык тарату урыннарын карадык, тукландыруның ничек оештырылганын күрдек, − бары да югары дәрәҗәдә. Шушы стандартның һәрчак саклануын телисе килә, − дип йомгаклады Фәрид Абделганиев, − битәрләүләр булмасын.

Шул ук көнне районның мәдәният хезмәткәрләре коллективы җыелышында Мәдәният идарәсе башлыгы Андрей Иванов ел буена башкарылган эшләр турында сөйләде. Эколлгия министры анда да катнашты һәм мәдәният белән экология өлкәсенең уртак яклары турында сүз кузгатты.

− Алабуга районына рәхәтләнеп йөрим. Я с удовольствием бываю в Елабужском районе. Бу сезнең, район башлыгы хезмәтенең нәтиҗәсе, ул хәзерге катлаулы заманда да кыю чишелешләр таба - сезнең районда гына тормышка ашырыла торган клублар төзү хакында әйтүем. Бу бик мөһим эш, чөнки бүген халыкның һәм үсеп килүче буынның ялын тәэмин итмәсәк, иртәгәге көндә инде хәл итәргә соң булырлык мәсьәләлә тууы бар, − дип фикерләрен уртаклашты Фәрид Абделганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев