Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экология министрына – сораулар белән

Шәһәребездә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алабугалыларны бергәләп кабул итте.

"Полянка" территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Татьяна Кельш Танайка авылында яшәүчеләр исеменнән килгән:

− Беренче чиратта, рәхмәт әйтәсем килә. Колосовка һәм Хлыстово районнарында Танайка елгасын чистартулары безгә билгеле. Сезнең янга бу эшнең авылыбыз тирәсендә дә дәвам иттерелүен сорап килдем.

Күп кенә урамнар елгага терәлеп торганга, язгы су ташуы вакытында куркыныч, шуңа күрә мондый чара бик әһәмиятле. Татьяна Кельш сөйләвенчә, елганы үлән баскан. Биредә элек-электән яшәүчеләр су коену урыннары, яр буйлап йөрерлек җирләр булуын, елга суын көнкүрештә файдалануларын хәтерли әле.

− Хәзер елгага якын килерлек түгел. Мин сездән "ТР су хуҗалыгы комплексын үстерү" прогаммасына керергә булышуыгызны үтенәм. Безгә комиссия тикшерүләрен үтеп, елганың пычрану дәрәҗәсен һәм мөһим эшләрне ачыклыйсы калды, − дип сөйләдеТатьяна Кельш.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, авылдашлар үзләре дә кул кушырып утырмый - ел саен "Чиста яр" акциясе уза, әмма бу гына җитми.

− Чыннан да, бик озынга сузылмаган бер урында эш бетмәгән икән, аны тулысынча тәмамланган дип булмый. Хәзер сезнең район вәкилләре комиссия белән бергә йөрергә һәм хәлне урында карарга тиеш. Объектның пычрануына алга таба юл куелмасынга, кешеләр белән тыгыз эшләргә кирәк. Әйдәгез бу проектны җиренә җиткерик, калын нокта куеп, бу урында проблема юк дип әйтерлек булсын, − дип җавап бирде Фәрит Абделганиев.

Балалар спорт-сәламәтләндерү лагерьлары комплексы җитәкчесе Нурия Умеркина да үз мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. "Урман әкияте" 2010 елдан эшләмәгән иде, ди ул.

− Үткән елда район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без лагерьларны капиталь төзекләндерү программасына эләктек. Йокы корпусын, медпункт һәм ашханә төзекләндерелде. Быел бездә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 150 бала сәламәтлеген ныгытты. Хәзер ашханәгә яңа җиһаз алу өчен 2,8 миллион сум акча бүлеп бирелә, һәм без икенче йокы корпусын төзекләндерүгә 5 миллион сумлык смета җибәрдек, ягъни киләсе елда "Урман әкияте"ндә 150 түгел," 300 бала ял итәчәк, − диде ул, һәм һәр ел экология юнәлешендәге сменалар эшләвен әйтте.

Лагерьлар төрле экология чараларында катнаша. Быел "Чиста яр" конкурсына иң яшь катнашучы да ролик әзерләгән.

− Акциядә катнашкан өчен бүләк - балалар спорт мәйданчыгы. Территориябез зур, шуңа күрә безнең аны отасыбыз килә, − ди Нурия Умеркина.

Алабуга районының санитария-экология икеайлыгын уңышлы үткәрүче 3 алдынгы район исемлегенә керүен билгеләп үтеп, экология министры яшь алабугалыларның эшенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев