Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү

"Барс" яшьләр үзәге яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык күренешләрен кисәтү буенча чара оештырды.

Түгәрәк өстәл эшендә Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ильяс Гәрәфиев, АМР Террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Светлана Гомәрова, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкиле Виктор Смирнов һәм шәһәр яшьләренең җәмәгать оешмалары лидерлары катнашты.

Фикер алышуны башлап, прокурор ярдәмчесе Интернет киңлегендә экстремистларга хас гамәлләрне ачыклау ысуллары, һәм шулай ук социаль челтәрләрдә экстремизм төрендәге язмаларны куйган өчен җаваплылык хакында сөйләде. Ильяс Гәрәфиев актив яшьләрне экстремистлар эшчәнлегенә каршы торырга чакырды.

Түгәрәк өстәл барышында яшь лидерлар күп кенә сораулар бирде: террорчыларның ниятләре нинди, "экстремизм" һәм "террорчылык" төшенчәләре арасында нинди аерма, экстремистларга хас сайт билгеләрен ничек ачыкларга, милләтара каршылыкларны китереп чыгаруга этәргән гамәлләр өчен нинди җаваплылык каралган.

Чара ахырында Бердәм Россия "Яшь Гвардия"сенең Алабуга бүлеге активисты Александр Тюгашев "Медиагвардия" федераль проекты турында сөйләде. Аның кысаларында алдынгы яшьләр мөстәкыйль рәвештә кеше хокукына каршы юнәлдерелгән эчтәлекле интернет-сайтларны ачыклап, Роскомнадзорга мөрәҗәгать итү аркылы аларны яба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев