Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елмаеп торган бәхет

Мәдәният сарае янында кич йөргәндә, бер танышымны очраттым. Якын аралашмасак та, исәнләшеп йөрибез. Кызы кияүдә икән инде. Бар җирләре җитеш, бәләкәчләре генә юк, ди. Кияү кеше бала көтә. Исемен Бәхет дип куяр идем, ди икән. Шуны ишетүгә, моннан берничә дистә ел элек булган хәлләр исемә төште.

Сиксән өченче ел. Беркөнне кызыбызның температурасы күтәрелде, һич төшми. “Ашыгыч ярдәм” машинасы безне хастаханәгә алып китте. Балалар бүлегендә кешенең күплеге! Кичкә таба бер кызчыкның ялгызы гына ятуын белдем. Әнисе ташлаган икән. Хәлебезне белергә килгән иремә шул  турыда сүз каткач:

– Әйдә, үзебез алабыз, – ди башлады.

– Юк, –  дим. – Ул бит безнекеннән олырак. Апа булгач, үрнәк күрсәтергә тиеш. Ата-анасы кемдер бит...

Бу бәләкәчне олы диюем дә инде, безнең кыз белән арасы берничә ай гына, югыйсә. Матур кыз, сүз дә юк. Сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле. Ябык, ак чырае олы кешеләрнеке кебек җитди.

Кызымның тән кызуы бетте, тик бер атнасыз чыгармыйлар, дәвалау вакытын тутырырга кирәк. Төшке аштан соң, палатадагы аш тәлинкәләрен буфетка илттем, кире килгәндә, коридор башындагы ишек ачылып, бер ир белән хатын күренде. Кырык яшьләр тирәсе үзләренә, табиблар бүлмәсе янында тукталдылар. Палатага кереп киттем. Күңелемнән генә: “Бу баланы алырга телиләрдер”, – дип уйлап куйдым. Дөрес булып чыкты. Ике яше тулган баланы хастаханәдә калдырмыйлар, балалар йортына тапшырачаклар, ди. Күрәсең, кызчыкны үзләренә сораучы бар инде. Биредәгеләрнең берәрсе ишеттергәндерме, Таняның (исеме үзгәртелде) әнисе икенче көнне килде, тик палатага кермәде. Урамнан карап тора. Кызны тәрәзә төбенә бастырып куйдылар. Ул арада берәү дәфтәр битен ертып алып, нидер язды да, форточкадан тышка ыргытты. “Кызыңнан колак кагасың бит”, – дигәндер инде.

Төнлә мин керфек тә какмадым. Белмим, берәрсе йоклады микән? Ана күңеле эрерме-юкмы? Нишләп газиз баласын калдырган булгандыр?

Иртәгесен әйттеләр: әнисе сабыен кире алып китәчәк.

Тора-бара бу вакыйга онытыла төшкән булыр иде. Тик... Кызыбыз икенче сыйныфта укый башлагач, без торган  йортка бер гаилә күченде. Беренче көнне үк балалар ишегалдына сибелде.

Әтиләре эштән кайткач, мин тәрәзәне ачып, кызыбызны өйгә чакырдым. Ул берүзе генә түгел иде.

– Бу минем подружка Таня.

– Бик әйбәт! – Әтисе ишек янында гына икән.

Аш бүлмәсеннән чыгуыма, аптырап киттем: бу бит теге кыз!

Аны ирем дә танып алган, күрәсең.

– Бәхетем минем! Елмаеп тора бит! – дип, безнекенең битеннән үбеп алды да, Таняның башыннан сыйпап куйды. – Чәй эчәбезме? Кулларыгызны юыгыз!

Аннары ул миңа борылды:

– Күрдеңме? Алар барыбыр бергә...

Күрдем инде. Тик бергәлекләре әлләни озакка бармады. Кызның әтисе дә, әнисе дә хәмер белән дус булып чыкты. Алар яшәгән подъезддагы күршеләр, тынычлык юк дип, хакимияткә шикаять язганнар, һәм бу гаиләне башка урынга күчерделәр.

Алар башта очрап торды, соңрак күренми башладылар. Алабуга зур түгел бит, шундук ишетелә. Ул йортта да озак яшәтмәгәннәр бу балаларны. Фатирларын әллә кайдагы авылның ташландык бер өенә алыштырырга туры килгән. Таня кияүгә чыккан. Минем кызлар аны коляска белән урамда очратканнар. Кайсы кая таралганнар. Әтиләре яман чирдән үлеп киткән, әниләренең дә бик аянычлы вафат булганлыгы билгеле. Бер кызларын тәрбиягә алганнар, дип сөйләделәр. Олы уллары армиядә хезмәт итеп кайткан иде, шуннан соң аны бөтенләй күргән булмады. Бәлки, эшкә урнашкандыр, гаилә коргандыр.

Балаң туу сөенеч булса, аның сиңа елмаеп торуы – икеләтә шатлык. Шундый бәхеткә һәркемнең дә ирешәсе килә. Бәхетегез елмаеп торсын.

Программа капитального ремонта многоквартирных домов на 2019 год

№ п/п

Адрес МКД

Вид ремонта

1

г. Елабуга, пер. Карьерный, д. 1

Ремонт крыши

2

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 13

Ремонт фасада

3

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 185

Ремонт фасада

4

г. Елабуга, пр-кт. Нефтяников, д. 66

Ремонт фасада

5

г. Елабуга, ул. Казанская, д. 13

Ремонт крыши, подъездов, системы электроснабжения, системы водоотведения, системы ХВС, системы теплоснабжения, фасада, системы ГВС

6

г. Елабуга, ул. Карьерная, д. 48

Ремонт крыши, Ремонт системы электроснабжения, Ремонт фасада

7

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 16

Установка ИТП, Ремонт/замена лифтового оборудования

8

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 22

Установка ИТП

9

г. Елабуга, ул. Марджани, д. 32

Ремонт системы электроснабжения, крыши, системы ХВС, фасада, системы теплоснабжения, подъездов, системы ГВС, системы водоотведения

10

г. Елабуга, ул. Набережная, д. 13

Ремонт крыши

11

г. Елабуга, ул. Пролетарская, д. 50

Установка узлов регулирования, Ремонт системы теплоснабжения,системы ХВС, крыши, системы ГВС, Ремонт/замена лифтового оборудования, системы электроснабжения, фасада, системы водоотведения

12

г. Елабуга, ул. Разведчиков, д. 43

Ремонт крыши

13

г. Елабуга, ул. Санаторная, д. 1

Ремонт крыши

14

г. Елабуга, ул. Спасская, д. 11

Ремонт фасада, крыши, системы водоотведения, системы ХВС, системы теплоснабжения

15

г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 11

Изготовление технических паспортов , Технадзор, Ремонт фасада, Ремонт крыши

16

г. Елабуга, ул. Хирурга Нечаева, д. 9

Ремонт фасада, Ремонт системы ХВС, водоотведения, подъездов, системы теплоснабжения, крыши, системы ГВС, системы электроснабжения

17

г. Елабуга, ш. Окружное, д. 21а

Ремонт фасада

18

г. Елабуга, ш. Окружное, д. 37

Ремонт фасада

19

с. Гари, ул. Церковная, д. 19

Ремонт подъездов, Ремонт системы электроснабжения, фасада, системы ХВС,  крыши, системы водоотведения

20

с. Гари, ул. Школьная, д. 17

Ремонт подъездов, системы электроснабжения, фасада, системы водоотведения,системы ХВС, крыши

21

с. Гари, ул. Школьная, д. 18

Ремонт подъездов, системы электроснабжения, системы ХВС, системы водоотведения, Ремонт фасада

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев