Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елмаерга кирәк

Алабуганың танылган шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмованың яңа китабы дөнья күрде.

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан ел ахырында басылган "Шөкер итәм" дип аталган бу җыентыкка Гөлзада апаның төрле елларда язылган шигырьләре тупланган. Ихлас күңелдән туган шигъри юллар беркайчан да тәэсир итми калмый. Алар синең тормышыңда булган вакыйгалар яисә халәтең белән бәйле яңгырашта, я булмаса, гади генә күренешләргә бөтенләй икенче төрле карарга мәҗбүр итеп, уйландыра. Кайберләрен үзенең дә җанын шундый сораулар борчымаган кеше аңламаска да мөмкин. Мәсәлән:

Хәзер кая атлыйбыздыр,

Башларны аска иеп,

Өмет итәбез, көтәбез,

Иске бүрекне киеп, - ди шагыйрә ("Хыяллар биек иде"), туксанынчы елларны искә алып.

Аның шигырьләрендә милли хис көчле. Татарларны ул милләтенең казанышлары белән горурланып, бүгенгесен саклап, киләчәген кайгыртып яшәүчеләр итеп күрергә тели:

Изге җиргә килеп баш июнең

Булмый калмас - бардыр савабы.

Сыктавыма күңел кылларының

Әрнеп зеңгелдәве - җавабы ("Болгарда").

Хәзерге заманның кыргыйлык кыйпылчыкларына җан әрнеп, балаларын ташлаган аналарны күреп, тормышта хатын-кызларның роле һәм ир-атларның җирдә тоткан урыны турында уйланмаган кеше бар микән? Гөлзадә апа Әхтәмова үз йөрәге аша үткәннәрне күңел төпкеленнән алып, башкаларга сөйли. "Елмаерга кирәк табып җаен" дип язган икән, ни генә булса да, күңел күтәренкелеген саклауның мөһимлеген тагын бер кат зиһенеңә киртләп куясың.

Табигать баласы буларак, шагыйрәгә бар тереклек якын:

Көз башлана гына әле,

Табигатьнең бик сак мәле.

Әкрен генә чукларының

Төсен ташлый каен шәле ("Көз").

"Кызыл туйда утырган урман" - ул шул мизгелдә үк күз алдына килеп баса...

Халкыбызның күренекле шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Таҗи Гыйззәт, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Азат Аббасов, Саҗидә Сөләйманова турында, туган як һәм аның кешеләре хакында шигырьләре дә җылы хисләр уята. Тарих сәхифәләренә, аеруча Бөек Ватан сугышына кагылышлы тема Гөлзадә апа Әхтәмова иҗатында махсус урын алып тора ("Сөембикә", "Казан", "Тәре походы", "Хәтер җыены", "Үлемсезләр полкы", "Әткәм сурәте", "Кырык беренчеләр", "Шәфкать туташы" һ. б.).

Алабуга тарихын җентекләп өйрәнеп безгә тапшыручының калабызга булган мәхәббәте олы:

Синдә бит ул гасырларны кичкән

Ак мәчетле бик борынгы үрләр.

Искән җилләр ташларыңны сыйпый,

Ә ул ташлар саклый күпме серләр? ("Серле Алабуга").

Гөлзада ханым шигъри бәяннары белән әле тагын сөендерер дип, аңа яңа иҗади уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев