Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш бүре түгел, урманга качмас...

Капиталь ремонт ясалырга тиешле йортларда барлык эшләр сентябрьгә төгәлләнергә тиеш, әмма подрядчылар гына никтер ашыкмый.

Шушы мәсьәләне күздә тотып, редакциягә Пролетар урамы, 44 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Март башында әлеге йортта генподрядчы "Евроальянсстрой" ҖЧҖ капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәргән булган, график нигезендә төп эшләр бер ай элек төгәлләнергә тиеш булса да, подъезд идәненә шпатлевка сыланган килеш тора, канализация системасында да эш төгәлләнмәгән, йорт фасадына әле бөтенләй кул да тимәгән.

Өч ай җимереклек эчендә…

-Подъездда пычрак, акшар идәнгә ныклап ябышып бетеп, хәзер аны юып та, куптарып та алырлык түгел. Без подрядчыларга мөрәҗәгать итеп карадык, әмма алар подъездны түбә япканнан соң гына агартачак һәм буяячакларын әйтте. Аның каравы, су агыза торган торбаны алыштырып тормадылар - буяп куйдылар. Гыйззәт урамы, 30 нчы йортта эшчеләр кич белән соңга калып та эшләделәр, ә бездә көндезге сәгать өчтә инде беркемне дә таба алмыйсың. Көннәр шулкадәр матур тора, материал да җитешле, тик эшләргә атлыгып торучы юк,- дип зарлана шушы йортта яшәүче Надежда Васильевна.

Әйтергә кирәк, капиталь ремонт вакытында башланырга һәм төгәлләнергә тиеш, әмма шәһәрдә бу эш графиктан калыша, диләр Алабуга зона торак инспекциясендә.

-Быел 24 йортта капиталь ремонт башкарылырга тиеш, әмма түбә ябу, кайнар һәм салкын су торбалары, канализация, җылылык системасын алыштыру, фасадны яңартуда артта калабыз, эш начар бара. Пролетар урамы, 44 нче йортта түбә ябу 20 процентка гына үтәлгән, юкса ул 29 майга төгәлләнергә тиеш иде. Фасадны яңарту эшләре 1 майда башланырга тиеш булса, әлегәчә аңа тотынганнары юк, кайнар-салкын су торбаларын алыштыру да ай ярымга артта калып бара. Шуның өстенә һәрвакытта да сыйфатлы материал кулланылмый,- ди әйдәп баручы белгеч-эксперт Татьяна Кузнецова.

Графиктан артта калып барганнары өчен, район башлыгы Геннадий Емельянов подряд оешмаларын каты тәнкыйтьләп кисәткән иде инде.

Кәгазь түбә

Татьяна Кузнецова сүзләренә караганда, Тынычлык проспекты, 51 нче йорт түбәсен кәгазь кебек җиңел ертыла торган юка материал белән каплыйлар, җитмәсә җәелми интектерә, калынлыгы да ташка үлчим - нибары ике миллиметр тәшкил итә.

Кагыйдә буларак, түбә ремонтлаганда рулонлы суга чыдам, эретелә торган заманча "Бистерол" дигән материал кулланыла. Аның аскы катламы - 3,5 миллиметр, өске катламы 4,5 миллиметрдан ким булмаска тиеш. Ә менә су, җылылык системаларын ремонтлауга әле керешелмәгән дә.

Керергә ярамый! Евроремонт!

Ремонт бригадалары өчен төп проблема - югары катта яшәүчеләр фатирына эләгү мөмкинлеге булмау.

- Күпләр моны вакытлары юклыкка сылтау итә. Стояклар барлык фатирлар аша үтеп, түбәгә чыкканлыктан, һәрберсенә кереп, аларны үгетләп йөрергә туры килә. Кайберләре: "Безгә кирәк түгел, безнең евроремонт",- дип кенә җавап кайтара. Түбәгә чыга торган торба, еллар үтү белән, табигый факторлар тәэсирендә туза, җимерелә, әгәр тулысынча алыштырмасаң, ага башлый. Ә менә аннан соң нәкъ менә фатирына кертмәгән адәмнәр барлык бәлане подрядчыга сылтап куячак, үзенең фатирга кертмәве турында авыз да ачмаячак.

-Фасадны яңартуга Сабантуйдан соң керешәчәкбез. Чаллы скалолазлары белән килешү төзелгән,- ди "Евроальянсстрой"ның баш инженеры Ринат Асаинов

-Хәзерге торбалар элеккеләреннән юанрак. Әгәр берәү фатирындагы торбаны алыштырмаса, стоякта автомат рәвештә "пояс" барлыкка килеп, су агуы бик ихтимал. Ә торба алыштырган күршесе түбә начарлыктан зарланачак. Узган елда Тукай урамы 41 нче йортта нәкъ менә шундый хәл булды. Нәтиҗәдә кышын шунда яшәүчеләр исәбенә 18 торба алыштырдык,- ди Т.Кузнецова.

Һәр адым - контрольдә

Капиталь ремонт күп мәшәкать тудырмасын өчен нишләргә? Барыннан да бигрәк, кимчелекләргә күз йоммаска һәм аларны бетертүгә ирешергә кирәк. Эштә кимчелекләр җибәрелә икән, аны башкаручыларга яки йорт буенча җаваплы кешеләргә җиткерегез. Әгәр алай эш барып чыкмаса, югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Яхшылары турында

Нефтьчеләр урамы, 58 нче йортта капиталь ремонт ахырына якынлаша. Монда бары тик җылылык системасын гына ремонтлыйсы калган. Шулай ук Т.Гыйззәт урамы, 18,20, Мәрҗәни урамы, 30, Нефтьчеләр проспекты 48б йортларында да эш график буенча бара. Фасадны ремонтлау эшләре барлык йортларда да 1 августка, ә тулаем ремонт август уртасына тәмамланырга тиеш. Вакыт шуны таләп итә.

Алия Сираева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев