Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләгәнгә эш җитә

Узган атнада Алабуга районы Иске Күклек авылында Авыл яшьләренең VI форумы узды.

Быелгы форумның кунаклары Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе вәкиле Ильмира Сабирҗанова булды.

ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Алабуга бүлеге рәисе Николай Мельников яшь буынны авылга тарту белән шөгыльләнә. Иске Күклек авылында инде алтынчы тапкыр уздырыла торган авыл яшьләре форумы билгеле инде аннан башка узмый.

- Шәхес буларак үсәргә, төрле җирләргә йөрергә, аралашырга, мәгълүмәт алырга кирәк, безнең авыл яшьләре форумы - моның өчен менә дигән мөмкинлек, - диде ул һәм бу чараны оештыруда ярдәм иткән бар кешегә зур рәхмәтләрен белдерде.

Җирлек башлыгы Аркадий Бахметов, катнашучыларны сәламләп:

- Алабуга районында бердәнбер мари авылы булган Күклектә 8 милләт вәкиле үзара тату яши, барлык мәгариф учрежденияләре дә бар: мәктәп, балалар бакчасы, спорт мәйданнары. Яшьләр өчен уңайлыклар тудырырга тырышабыз, авылда яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Яшьләрне җирлектә төпләнеп калырга чакырам. Авыл белән шәһәр арасы машиналы кешегә ярты сәгатьлек юл булганлыктан, шәһәрдә эшләп, рәхәтләнеп авылда яшәргә була. Катнашучыларга уңышлар, үзләре өчен яңалык алуларын теләп калам һәм сезгә бездә күңелле булыр дип ышанам, - дип белдерде.

Авыл жирендә калам дигән кешегә эш җитәрлек, мәсәлән, шәхси фермер хуҗалыклары ачарга була. Бу эшкә алынучыларга ярдәм кулы сузарга гына торалар. Александр Косов әйтүенчә, Алабуга районында 10 эре авыл җуҗалыгы оешмасы бар, мәсәлән, "Яш көч", "Яңа Юраш" агрофирмалары, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы, алардан тыш, җитештерүнең 30-35 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Моннан кала, тагын 7500 шәхси ярдәмче хуҗалык бар.

- Сез барыгыз да авылларда яшисез, соңгы еллардагы үзгәрешләрне күреп торасыз. Республикада яшьләр өчен грант алу программасы эшли. Алга таба авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, үз крестьян-фермер хуҗалыгын ачарга теләсәгез, мин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы буларак, сезгә грант алырга ярдәм итәргә әзер, - диде ул.

Сүз уңаеннан, 2012 елдан башлап, 15 крестьян-фермер хуҗалыгы грант алган. Яңа гына фермер булып эш башлаучыга 1,5 миллион сум грант бирелә, бу үз эшеңне башлауда менә дигән мөмкинлек. Ә гаилә фермерлыгын үстерүгә грант күләме 3 миллион сумнан артык тәшкил итә. Моның өчен кирәкле документлар җыю, грантны конкурста яулап алу кирәк.

Ильмира Сабирҗанова хәзер авыл туризмын үстерүгә мөмкинлекләр зур булуын әйтеп китте, моның ачык мисалы булып Иске Күклектә уздырыла торган форум тора.

Яшьләр Иске Күклек авылында палаткаларда яшәде. Анда Алабуга районына кергән 15 авылдан һәм Менделеевск районы Мунайка авылыннан барлыгы 70ләп кеше җыелды, шулай ук ТР Аграр яшьләр берләшмәсеннән дә вәкилләр бар иде. Буш вакытларында яшьләр гитарага кушылып җырлады, атта йөрде, су коенды, футбол һәм волейбол уйнады, җирле яшьләр белән аралашты, дискотекада биеде. Форум төгәлләнгәндә, алар интернет аша аралашырга, очрашырга сүз куешты.

Кием музее

Быел форумга җыелган яшьләрне һәм, гомумән, килгән кунакларны алып барыр өчен, Иске Күклек мәктәп территориясендә тагын бер урын - кием музее ачылган.

- Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узачак, шуңа күрә бу музейны булдырдык. Биредә төрле һөнәр ияләренең эш формалары белән танышырга була. Мәсәлән, полковникның эш киеме, аны туристлар киеп фотога да төшәләр, кызык бит. Монысы толып, кыш көннәрендә атта баручылар башта тун, өстеннән толып кигәннәр, - ди мәктәп директоры Иван Мельников.

Музейда көтүче, сыер савучы (халат, яулык, аяк киеме), мал табибы киемнәре, мәктәп формасы, фуфайка, шинель, очучы формасы, тепловоз йөртүченең өс киеме, янгын сүндерүченең эш киеме, кадет курсанты формасы, нефтьче, шахтерың өс киеме һәм каскасы һәм башкалар урын алган. Хәзер киемнәр өстендәге язмага шушы һөнәрне кайда алырга мөмкин булуын һәм хезмәт хакы күләмен язып куярга телиләр.

Күклеклеләр моның белән генә тукталып калмаска, киләчәктә салам музее ачарга җыеналар.

- Махсус компрессор ярдәмендә шакмак формадагы савытларга тутырып күклек һавасын сатачакбыз, шул рәвешле еракта булып та, авыл һавасын иснәп йөрү мөмкинлеге булачак, - дип планнары белән уртаклашты Иван Мельников.

Биредә инде сәгатьләр музее өстендә дә эш башланган. Берьюлы 300гә якын сәгатьне эшләтеп җибәреп, көй хасил итергә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев